Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Дождь
Көнүзәк
12 Мая 2020, 07:20

Ихата белән җырлыйк

Кандракүл авылы мәдәният йортының “Ихлас” ансамбле вокалчылары катлаулы шартлардан чыгу юлын тапкан.

Биләмәара клуб системасы җитәкчесе Гөлнар Сабирова һәм мәдәният йорты оештыручысы Айсылу Галимова тәкъдиме буенча алар авылдашлары белән бергәләп “Җырлаучы ихата” чарасында катнашкан. Аның катнашучылары хәрби киемнән үз йортлары ишегалдында татар телендә сугыш чорындагы “Солдатлар” җырын башкарган һәм моны видеога төшергән. Видеоязмалардан ролик ясап, аны җәмәгать челтәрләрендә урнаштырган.
Югары Бишенде мәдәният йортының үзешчән сәнгатьтә катнашучысы Илназ Сәетгәрәев хәрби тематикага картина төшергән һәм аны йортының тәрәзә пыяласына беркеткән. #ОкнаПобеды хэштегы белән фотосын яшь кеше җәмәгать челтәрләрендә урнаштырган.
Фото: vezdekultura.ru
Читайте нас