Кайчандыр фашизмның сыртын сугып сындырган Бөек Ватан сугышы батырларына карата вакыт аяусыз. Бүген районда 42 фронтовик, 990 тыл эшчәне калган. Аларның истәлеген мемориал, монумент һәм обелискларда мәңгеләштерү – хәзерге буын тарафыннан башкарылган эшнең бик азы гына. Һәм бу эш тулы куәтенә бара: шәһәрдә, авылларда таушалган һәйкәлләр яңартыла, яңалары төзелә.
Җиңү юбилее алдыннан Хәсрәтле ана һәйкәле һәм аның тирә-ягындагы скверда башкарылган күләмле ремонт кына ни тора! Федерациянең “Уңайлы шәһәр мохите тәэмин итү” проекты кысаларында биредә пьедестал кара гранит белән йөзләнгән һәм ныгытылган, алгы өлеше киңәйтелгән, юл түшәмәсе тулысынча яңартылган, брусчатка түшәлгән, яктырткычлар һәм утыргычлар урнаштырылган.
Югары Бишенде авыл советына караган ун авылның җидесендә сугышта катнашучыларга һәйкәл куелган. Әйтергә кирәк, аларның байтагы соңгы елларда авыл халкы тәкъдиме буенча төзелгән, чыгымнарны да алар үз өстенә алган. Яңа Бишендедәге мемориал сугышта катнашучылар, сугыш балалары һәм тыл эшчәннәренә багышланган. Баштагы мәлдә солдат, хатын-кыз һәм бала сыны гипстан ясалган булган, былтыр шушы авыл кешесе тәкъдиме буенча һәм аның акчасына алар бронза сыннарга алмаштырылган.
2019 елда һәйкәлләр Югары Бишенде һәм Мулла-Камыш авылларында да барлыкка килгән, Түбән Бишенде авылында обелиск яңартыла башлаган – ул авыл халкы һәм химаячылар акчасына яугир-авылдашлары исемлеге уелган мемориал комплекс белән тулыландырылган.
Кандра авыл советында Җиңү юбилеена күптән әзерләнәләр. 2019 елда “Уңайлы шәһәр мохите тәэмин итү” проекты кысаларында Бөек Ватан сугышы яугирләре, тыл эшчәннәре, яугир-интернационалистларга обелисклар һәм матросларга багышланган бәләкәй композиция урын алган Хәтер сукмагы төзекләндерелгән: анда кергән урынга арка урнаштырылган, асфальт түшәлгән, бордюрлар алыштырылган, эскәмия һәм чүп савытлары куелган. Сугышта катнашучылар һәм яугир-интернационалистларга монументлар һәм алар тирәсендәге мәйдан плитә белән йөзләнгән.
Быел Хәтер сукмагында эш авыл биләмәсе акчасына һәм химаячылар ярдәме белән башкарыла: анда герой-кызылармиячеләр исемнәре язылган мемориал такта яңартыла.
Күрше Кандра-Котыйда да обелиск төзекләндерелә – аны федерациянең “Тарих хәтере” партия проекты кысаларында “Бердәм Русия” партиясе акчасына ремонтлыйлар.
Бишкурай авыл советында шушы көннәрдә Бөек Ватан сугышы яугирләре истәлегенә берьюлы өч һәйкәл пәйда булды. Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларының исемнәре язылган гранит плитәләр бу. Һәйкәлләр Бишкурай, Әтек һәм Булат авылларында урнаштырылган. Булат авылындагы мемориалны төзүдә БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Рөстәм Ахунов катнашкан – чыгымнарның яртысын диярлек үз өстенә алган ул. Туктагул һәм Ярмунча авылларында элек куелган обелискларны яңарту һәм ремонтлау эше бара.