Хәзер дачага яисә бакчага эләгү өчен гариза язарга кирәк. Формасы doroga02 порталында урнаштырылган. Дачага яисә бакчага барганда аны паспорт белән бергә йөртү зарур.
Гаризада өйдән чыгу һәм өйгә кайту вакытын күрсәтергә кирәк. Бакчага бару исәбе чикләнмәгән.
Моннан тыш, балык тотарга барырга да рөхсәт бирделәр (моңа кадәр аучылыкка гына рөхсәт бар иде). Моның өчен шулай ук doroga02 порталында теркәлеп, тиешле рөхсәт алырга кирәк.