Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Облачно
Көнүзәк
27 Апреля 2020, 08:40

Үз-үзеңне изоляцияләү режимында автомобильдә ничек йөрергә?

“Ирем белән икебезгә дә 65 яшь. Үз-үзеңне изоляцияләү чорында өлкәннәргә куелган таләпләрне тиешенчә үтибез. Әмма кичә Бәләбәй районыннан килен шалтыратты һәм балаларын – оныкларыбызны карап торырга килүебезне үтенде, чөнки аны эшкә чакырганнар. Без үзебезнең машинада аларга бара алабызмы? Моны ничек дөрес итеп эшләргә, аңлатып бирсәгезче”, – дип сорыйлар Собханкулдан гәзит укучыларыбыз.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы беткәнче, аны үтәү зарур. Аеруча балаларга һәм кимендә 65 яшьлек өлкәннәргә. Артык кирәк булмаса, фатирдан чыкмау хәерлерәк. Әмма сәфәргә чыгу өчен уңай сәбәп (бу сәбәпләр җентеклерәк арытабан текстта бирелә) бар икән, сезгә мотлак doroga02.ru. порталында теркәлергә кирәк. Әйткәндәй, оныкларның хәлен белү уңай сәбәпләр исемлегендә юк.
doroga02.ru порталын куллану буенча күрсәтмәләр
Планлаштырылган сәфәрне өстәү өчен:
1. doroga02.ru сәхифәсендә теркәлү зарур. Моның өчен үзеңнең исемеңне, фамилияңне, логин, электрон почта адресын кертергә, пароль уйлап табарга һәм аны расларга һәм арытабан “Теркәлергә” төймәсенә басарга кирәк.
Күрсәтелгән электрон поч-та адресына исәп язмасын активлаштыру өчен сылтама киләчәк.
2. Исәп язмасын активлаштыру сылтамасы буенча элемтә өчен мәгълүматлар кертү сәхифәсенә юллама ясала. Анда үзеңнең исем-шәрифләреңне, кесә телефоны номерын һәм йорт адресын күрсәтү зарур.
Аннары Шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалыкны, Сервис эше шартлары белән килешүне өйрәнергә һәм билгеләргә, “Арытабан” төймәсенә басарга кирәк. Үзегезнең мәгълүматларны тикшереп, аларның дөреслеген раслау таләп ителә. Хата киткән очракта “Артка” төймәсенә басасыз.
3. Үзегезгә кагылышлы мәгълүматларны керткәннән соң транспорт чарасына кагылышлы мәгълүматларны кертү сәхифәсенә күчәсез, анда транспорт чарасы маркасын, дәүләт номерын күрсәтәсез.
Аннары Автомобильне өстәү шартлары белән танышырга кирәк. Арытабан транспорт чарасына кагылышлы мәгълүматларны тикшерәсез һәм аларны раслыйсыз. Хата киткән очракта “Артка” төймәсенә басу зарур.
4. Хәзер планлаштырылган сәфәр турында мәгълүматны кертү калыбы чыгачак. Анда сәфәрнең көнен, ничәдә юлга чыгуыгызны, сәфәрнең сәбәбен, кузгалып киткән һәм барып җитәчәк адресны күрсәтәсез. Әгәр өйдән кузгалмыйсыз икән, билгене алып ташлап, сәфәргә кузгалып китү адресын күрсәтегез.
Арытабан килешү шартлары белән танышырга һәм билге белән ризалыгыгызны расларга, сәфәр юлын төгәлләү өчен “Сакларга” төймәсенә басарга кирәк. Сәфәргә кагылышлы мәгълүматлар сакланганнан соң сәфәр турында җентекле мәгълүмат пәйда булачак, аны сез тикшерү өчен туктаткан очракта ДЮХИИ инспекторына күрсәтә алачаксыз.
Әйткәндәй
doroga02.ru сервисы ярдәмендә шәхси автомобильдә хәрәкәт итү өчен рәсми рөхсәтне түбәндәге уңай сәбәпләр буенча гына алырга була:
– якын туганнарыгызның баласы туу;
– башка торак үзәгеннән даими яшәү урынына кайту;
– якын туганнарыгызга азык-төлек, дару, беренчел кирәк-ярак илтү;
– авыр чирле яисә стационарда тәрбиягә мохтаҗ якын туганнарыгызны карау;
– алдан язылган яисә хастаханәгә салуга юллама булган очракта планлы медицина ярдәме алу өчен дәвалау оешмасына мөрәҗәгать итү;
– элемтә хезмәте күрсәтү, финанс оешмаларына, МФЦга мөрәҗәгать итү;
– якын туганыгызның вафаты;
– үзегез җитештергән азык-төлекне сату.
Бакча, йорт яны, дача биләмәләре һәм бу биләмәләрдә урнашкан шәхси торак биналар, шәһәр читендәге шәхси торак йортка бару уңай сәбәп дип исәпләнә.
Читайте нас