Халыкта: “Исеменә күрә җисеме”, – дигән гыйбарә бар. Югары Троицкийдан ирле-хатынлы Хлопотовларның тәкъдиренә максатка тормыш киртәләрен җиңеп-җимереп ирешергә язган, күрәсең.
Нина белән Роман 11 ел бергә. Алар башта Днепропетровскида (Украина) яшәгән, анда биш балалары туган. Әмма 2016 елда зур тату гаиләнең ишеген көтмәгәндә кайгы шакыган: әбисендә кунак булган биш яшьлек уллары Костя фаҗигале рәвештә һәлак булган – әбисе белән бергә елгада батып үлгән.
Ир белән хатын, язмышларына күнеп, Ходай күпме бала бирә, шулкадәр табарга карар итә. Фаҗигадән соң дөньяга аваз салган кызларына Катюша дип кушалар. Туймазы районына кайткач туган улларын Марк дип атыйлар. Бүген гаиләдә алты бала тәрбияләнә. “Безнең гаилә хәзер күпмилләтле, чөнки безнең Маркуша бераз башкорт”, – дип шаярта әти-әниләре.
Былтыр Хлопотовлар Югары Троицкийга, гаилә башлыгының кече ватанына күченә. Һәм яңа мәшәкатьләр – торак мәсьәләсен хәл итү, эш эзләү, Русия гражданлыгы рәсмиләштерү башлана. Баксаң, ул булмаса гаилә җәмәгать ярдәменә дә, ана капиталына да исәп тоталмый икән. Түләүсез медицина ярдәме дә каралмаган (алар ашыгыч медицина ярдәме генә алала). Медиклар аларның хәленә кергән, югыйсә: балаларны дәвалаган, әниләренә операция ясаган, бераздан бала табарга ярдәм иткән.
– Документларыбызны рәсми-ләштерүне түземсезлек белән көтәбез, чөнки олы улыбызга операция кирәк, гидроцефалия белән авырый ул, – ди Нина. – Гражданлык алгач, аны чиратка куячаклар һәм түләүсез операция ясаячаклар.Украинада операциягә 150 мең сум кирәк иде. Андый акчабыз юк безнең, чөнки бердәнбер туендыручыбыз – ирем Роман. Таксида эшли ул. Яхшы кешеләр дә җитәрлек: Новосибирскида яшәүче бианам, иремнең туганнары, күршеләр ярдәм итә. Артык мул яшәмибез, билгеле, акчаны сак-лап тотабыз. Балаларыбыз нәрсәгә өмет итәлгәнебезне аңлый, шуңа күрә матур киемнәр, айфоннар сорап йөдәтми. Тик сенсорлы телефон комачауламас иде.
– Мәктәптә укучы ике улыбыз аның буенча читтән торып укый. Берсе – бишенче, икенчесе икенче сыйныфта. Сыйныф җитәкчеләреннән бирем алып, алар аны дәфтәрдә эшли. Аннары, фотога төшереп, WhatsApp аша укытучыга җибәрә, – ди Нина Хлопотова.
Хлопотовлар турында Югары Троицкий авылы халкыннан ишетеп белдек. Алар “Игелеклелек вирусы” чарасы турында укып, гәзиткә мөрәҗәгать иткән. Авылдашлары бу гаиләне бары тик уңай яктан гына бәяли: “Хәмер кулланмыйлар, балалар каралган һәм тәрбияле, әти-әниләренең алар белән шөгыльләнүе сизелә. Яшелчә һәм балалар киеме белән авылдашлары ярдәм итә. Ә менә аяк киемнәре һәм беренчел азык-төлек белән булышканда комачауламас иде”.
Бу гаиләгә без пәнҗешәмбе иртәнге сәгать 10да барып кердек. Әтиләре бу вакытта эштә, гаилә әгъзалары иртәнге аш ашарга әзерләнә иде. Шуңа күрә күчтәнәчләребез (алар арасында тәм-том да бар иде) бик вакытлы булды.
Бала-чага китапларны үз итте, әниләре исә акча, азык-төлек, балалар киеме һәм урын-җир җыелмасы өчен рәхмәт укыды.
Хөрмәтле гәзит укучылар! Әгәр көздән әзерләнгән кайнатма-маринадлар, яшелчәләр – суган, бәрәңге, кишерегез үзегездән арта икән, авыр хәлдә калганнар белән уртаклашуны үтенәбез. Безгә шалтыратыгыз – барлык хәвефсезлек чараларын күреп, аларны үзебез килеп алырбыз.
“Игелеклелек вирусы” дәвам итә. Әгәр сез безгә кулыгыздан килгәнчә ярдәм итә алсагыз яисә үзегезгә ярдәм кирәк булса, 5-13-05, 5-12-90 телефоннарына шалтыратыгыз. Барлык гамәлләребез турында гәзитебез битләрендә, гәзит сәхифәсендә, җәмәгать челтәрләрендә бәян итеп барачакбыз.
Гәзит редакциясе Сабировлар, Хаҗиевлар һәм Енджейчиклар гаиләләренә, шулай ук чарада катнашкан эшкуарларга рәхмәт белдерә.