Сишәмбе көнне “ТуймазыФрут” җәмгыя-те складларында гадәттән тыш җанлы-лык хакимлек итте. Саклану битлекләре кигән кешеләр капчыкларга азык тутырды: ярма, әзер ашлы банкалар, үсемлек мае, шикәр, печенье. Бу азык-төлек җыелмалары гомуми матди тәэминаты БРда яшәү ихтыяҗы күләменнән түбән булган кимендә 65 яшьлек пенсионерларга тәгаенләнде. "Күчтәнәчне" капчыкларга тутыру һәм адресатларга тапшыруны исә ирекле ярдәмчеләр башкарды.
– Өч көндә ерып чыгабыз, – дип вәгъдә итте алар. – Юллап йөрисе юк – барлык мохтаҗлар исемлеге, адреслары, телефоннары кулда.
– Шәһәрдә 92 ирекле ярдәмче эшли, авыл биләмәләрендә – 60, – ди район Хакимиятенең яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Альберт Хәсәнов. – Авылларда бу эшне авыл советы хезмәткәрләре, “Исток” халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәге белгечләре дә башкара. Азык-төлек белән безне төбәк операторы – коммерцияләшмәгән “Уфа хосписы” мөстәкыйль медицина оешмасы тәэмин итте, бөтен хәйрия ярдәме акчасы туплана анда. Бу оешма республиканың шушы катламга караган 40 мең кешесенә, шул исәптән 929 туймазылыга, азык-төлек җыелмалары бүлде.
Әмма мохтаҗ картлар күбрәк, алар 1283 кеше. Шуңа күрә Уфа хосписыннан азык-төлек җитмәгәннәргә, аны үзебез туплаячакбыз – безгә бу уңайдан төбәк эшкуарлары һәм депутатлар ярдәм итәчәк.
Шушы көннәрдә районга азык-төлекле икенче йөк киләчәк. Ул балага пособие алучы аз тәэмин ителгән балалы гаиләләр өчен тәгаенләнгән. Әгәр гаиләдә кимендә дүрт бала икән, икешәр азык-төлек җыелмасы биреләчәк.
– Тоташ алганда районда шундый 2377 гаилә яши, – дип дәвам итә Хәсәнов. – Әмма безнең колл-үзәккә көн саен коронавирус нәтиҗәсендә авыр финанс хәлендә калган башка кешеләр дә мөрәҗәгать итә. Без аларга кагылышлы мәгълүматны халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү оешмасының гомуми базасына аерым исемлек итеп кертәбез һәм республика Гаилә, хезмәт һәм халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү министрлыгында өстәмә җәмәгать ярдәме тупланмалары бүлүне юллыйбыз. Бүген бездә андый гаиләләр 182.
Моннан тыш, без 144 азык-төлек җыелмасы тараттык инде, аның бер өлеше “Игелеклелек кәрзине”ннән һәм бер өлеше туймазылылар акчасына сатып алынган