Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Көнүзәк
23 Апреля 2020, 12:10

Шәһәрдә яңа аллея пәйда булачак

Туймазыда хакимият тарафыннан “Уңайлы шәһәр мохите тәэмин итү” программасы кысаларында киләсе елда төзекләндереләчәк биләмәләр билгеләнде.

Туймазыда хакимият тарафыннан “Уңайлы шәһәр мохите тәэмин итү” программасы кысаларында киләсе елда төзекләндереләчәк биләмәләр билгеләнде.
Үзгәрешләр Ленин проспектына кагылачак, Октябрьнең 70 еллыгы урамындагы 9,11,13нчы йортлар янында – бульвар, Островский урамындагы 7нче йорттан Ленин проспектына кадәр яңа Мәктәп сукмагы барлыкка киләчәк.
Бу карар быел мартта үткән тавыш бирү нәтиҗәсендә кабул ителде. Тавыш бирү дүрт участокта үткәрелде, анда өч меңгә якын туймазылы катнашты.
Озакламый программага быел кертелгән объектларда эш башланачак. Исегезгә төшерәбез, алар исәбендә – балалар дәваханәсеннән Совет урамына кадәр җәяүлеләр сукмагы; шәһәр паркы биләмәсендә скейтдром һәм "Восточный" төбәгендә уен мәйданчыгы.
Читайте нас