Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Дождь
Көнүзәк
20 Апреля 2020, 11:05

Өйдә утырабыз. Әмма эш кайный

Карантинның өченче атнасы тәмамлана. Үз-үзеңне изоляцияләү чорында безнең халык нәрсә белән мәшгуль, нинди бурычлар хәл ителә һәм аларны нәрсә борчый – бүгенге фикерләр шул хакта.

Карантинның өченче атнасы тәмамлана. Үз-үзеңне изоляцияләү чорында безнең халык нәрсә белән мәшгуль, нинди бурычлар хәл ителә һәм аларны нәрсә борчый – бүгенге фикерләр шул хакта.
Рәмзин ӘПСӘЛАМОВ, район Хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы:
– Җитәкче буларак, эшкә йөрим. Мәдәният оешмалары хезмәткәрләре читтән торып эшләүгә күчерелде, әмма аларга эш өстәлде. Төрле осталык дәресләре, онлайн-дәресләр һәм күнегүләр, флешмоб, видеоконференцияләр үткәрәләр. Мәсәлән, бүгеннән “Родина” мәдәният йорты “Җиңү марафоны” проектын башлады, ул 9 майда төгәлләнәчәк. Дүрт атна дәвамында Бөек Ватан сугышы тарихын хәтергә төшерәчәкбез һәм аны төрле иҗади юнәлешләрдә тәкъдим итәчәкбез. Шулай ук җәмәгать челтәрләрендә #ПобедаТуймазы флешмобы башлана. Район халкының үз иҗатын уртаклашасы килә икән, пост эшләргә, #ПобедаТуймазы хештегын куярга һәм безнең сәхифәдәге төркемгә җибәрергә кирәк.
Әлфия ШӘЙДУЛЛИНА, биләмәара үзәк китапханә директоры:
– Туймазыда барлык китапханәләр дә халык өчен ябык, әмма читтән торып эшне дәвам итәбез, сәхифәбездә һәм җәмәгать челтәрләрендәге төркемнәрдә мәгълүмат урнаштырыла. Шәхсән үзем көн дә эшкә йөрим, моның өчен рөхсәт кәгазем бар.
Минем эш урынымда булуым кискен зарурлык: быел 16 октябрьгә “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында Кандрада яңа буын китапханәсе ачу күздә тотыла. Бу максатта федерация һәм республика бюджетларыннан, шул тәртиптә, биш һәм 2,5 миллион сум бүленгән. Акчаны вакытында үзләштерү зарур, шуңа күрә эш күп. Шулай ук мебель, компьютерлар, китаплар сатып алуга килешүләр төзү белән шөгыльләнәм; ремонт эшләрен күздә тотам, тәэминатчылар белән онлайн-килешүләр алып барам. Эштә мотлак битлек һәм перчатка киям, антисептиклар кулланам.
Татьяна МАЛЬКОВА, Туймазы тарих-туган як музее директоры:
– Барлык хезмәткәрләр белән өйдә утыруыбызга карамастан, музей эшчәнлеге белән шөгыльләнүебезне туктатмыйбыз: экскурсияләр өчен яңа текстлар әзерлибез, ядкәрләрне Дәүләт каталогына кертәбез. Шулай ук “Бер ядкәр тарихы” интернет-проекты белән шөгыльләнәбез, аның ярдәмендә «ВКонтакте»да музей сәхифәсенә керүчеләрне үз фондларыбыз милке һәм аның тарихы белән таныштырабыз.
Өйдә дә эш җитәрлек. Ирем белән ихата-кураны җыештырабыз, бакчаны чәчүгә әзерлибез, үсентеләрне чыгарабыз.
Олег ГАЙСИН, Туймазы индустрия колледжының чыганаклар үзәге җитәкчесе:
– Үз-үзеңне изоляцияләү режимында нәрсә белән шөгыльләнәмме? “Алтын куллар” проекты кысаларында республика Мәгариф министрлыгы йөкләмәсе буенча хезмәттәшләрем белән өйне ремонтлау буенча онлайн-курслар әзерлим; бу проект-ны үстерүгә федерация гранты алу өчен документлар рәсмиләштерәм; үземнең БСТ каналында барган “Между прочим” авторлык программасы өчен роликлар төшерәм.
Марат МИҢНЕӘХМӘТОВ (шамакай Клёпа):
– Өемдә моңа кадәр кул тимәгән эшләрне башкарам: челтәр-рабица койманы металлга алыштырдым, теплица куйдым. Студент улым ярдәм итә, аны читтән торып укуга күчерделәр.
Җәй көне балык кармак-лау һәм ауга йөрүне рөхсәт итәрләр дигән ышаныч бар. Шуңа күрә барлык җиһазларны тәртипкә китерәм. Берничә яңа фокус һәм концерт номеры әзерлим. Балаларны шатландырасы булыр.
Читайте нас