Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Ясно
Көнүзәк
20 Апреля 2020, 07:10

Хөрмәтле гәзит укучылар!

Быел гәзитебез 90 еллыгын билгели.

Быел гәзитебез 90 еллыгын билгели. Әмма сыгылмалы һәм заманча булырга тырышуыбызга карамастан, без гәзитнең төп өлешенә бик сирәк кагылабыз. Моның өчен гадәттән тыш мөһим вакыйга булырга тиеш. Соңгысы Туймазы районы гербы үзгәрү сәбәпле булды.
Коронавирус – шундый ук гадәттән тыш вакыйга. Шул сәбәпле гәзит вакытлыча үзгәрешләргә дучар була. Болар барысы да ватандашларыбызның игътибарын үз-үзеңне изоляцияләү режимын үтәү зарурлыгына юнәлтер дигән ышанычта калабыз – беренче чиратта бу мәсьәләнең җитдилеген һәм күләмен аңламаганнарның. Авыру бусагада тормый – ул инде түргә узды: үзәк район хастаханәсендә COVID-2019 белән ике якташыбыз ята, республикада исә алар 191. Шуны аңлагыз: өйдә утыручы кешеләр күбрәк булган саен, карантин да тизрәк тәмамланачак.
Читайте нас