Берничә көн элек туймазылыларның җәмәгать челтәрләре һәм мессенджерларында бер видео таралды, анда район хастаханәсенең инфекция авырулары бүлекчәсенә табиб-инфекционист артыннан таза гәүдәле, озын буйлы кешенең кереп китүе күрсәтелә – җитмәсә, икесе дә саклык костюмыннан. Халык шәһәрдә коронавирус белән авыручы беренче кеше барлыкка килгән дип карар итә. Гәзит шунда ук моны инкяр итте.
Видеодагы кеше – Бауман исемендәге МГТУның өченче курс студенты. Студентларны читтән торып укырга өйләренә тараткач, ул Туймазыга кайта. 17 мартта була бу хәл. 20сендә үк инде аны инфекция бүлекчәсенә алып китәләр.
– Өйгә кайткач, икенче көнне үк күкрәгем чәнчүен сиздем. Тын алу авырлашты, – дип сөйли ул. – Борчылдым – үземнән кече энем белән сеңлем бар. Берсенә – 2, икенчесенә – 16 яшь. Өстәвенә, өйгә кайтыр алдыннан гына Таиландка булган идем. Аеруча гаиләм өчен курыктым. Коронавирус буенча ашыгыч элемтәгә шалтыраттым. Мине тыңладылар һәм яшәү урыны буенча хастаханәгә шалтыратырга куштылар. Мин шулай эшләдем дә.
Ярты сәгатьтән космонавтлар кебек киенгән табиблар белән ашыгыч ярдәм машинасы килде. Шунда ук анализлар алдылар һәм я өйдә үз-үзеңне изоляцияләү режимында утырырга, я хастаханәгә барырга тәкъдим иттеләр. Хастаханәне сайладым. Мине аерым бокска урнаштырдылар, анда ялгызым гына идем. Ашарга аерым ишектән шәфкать туташлары –“космонавтлар” китерде. Саклык костюмнары аша йөзләре күренми, аралашу аз, әмма начар түгел.
Берничә көн температура 37,7дән төшмәде. Озак-
ламый хәлем яхшырды, әмма миңа китәргә ярамый иде. Үз-үзеңне изоляцияләп, кешеләр белән аралашудан мәхрүм калу иң авыры. Әле ярый үзем белән телефон һәм ноутбук булды. Мин укуымны дәвам иттем, лекцияләрне онлайн тыңладым, “өй эшен” үтәдем.
Хастаханәдә бер атна яттым. Анализлар коронавирус авыруы юклыгын күрсәтте. “Иңемнән тау төште” дигән гыйбарәне беләсезме? Менә шул тойгыны кичердем мин ул мизгелдә. Мине хастаханәдән “бронхит” диагнозы белән чыгардылар. Аны климат алмаштырганда эләктергәнмендер дип уйлыйм.
Гаиләм дә минем белән бергә ике атналык карантинда булды. Алардан да анализ алдылар һәм бер генә тапкыр түгел әле. Көн саен дежур төркем килде, даими шалтыратып, хәлләрен белешеп торды – моның өчен медикларга зур рәхмәт.