– Эдуард Венерович, соңгы елларда Туймазыда тормышка ашырылган кайсы проектны иң әһәмиятлесе дияргә була?
– Бу бер аерым проект кына түгел, тоташ чаралар комплексы. Шулар ярдәмендә шәһәр яхшы якка үзгәрә. Әйтергә кирәк, аның йөзендәге искелек әкренләп җуела, ул яшәү өчен заманча, уңайлы төс ала. Һичшиксез, бу безнең генә тырышлык нәтиҗәсе түгел. Федерация һәм рес-публика хакимияте, төзекләндерү эшчәнлегенә халыкны да җәлеп итеп, уңайлы мохит тәэмин итүгә зур игътибар бирә.
Иң мөһиме, төзекләндерү аерым-аерым түгел, тоташ башкарыла: ихаталар, җәмәгать урыннары үзгәрә. Соңгы өч дистә елда мондый хәлнең булганы юк иде.
– Шәһәрне борчыган төп мәшәкать нинди?
– Төп мәшәкать – юллар. Аларның озынлыгы 170 километр, шуның 110ы – асфальт. Шуларны тәртипкә китерү өчен дүрт-биш ел дәвамында ел саен кимендә 100әр миллион сум салырга кирәк. Әмма гамәлдә 30-40 миллион гына туры килә, бу да зур акча югыйсә. Шуңа күрә иң озын урамнарны өлешләп ремонтларга туры килә. Шул рәвешле без берничә елда Ленин урамындагы һәм Ленин проспектындагы юлларны тәртипкә китердек. Быел Луначарский урамында эш дәвам итәчәк.
Әгертамак төбәгендә күп эшләнде. Анда яшәүчеләр әле берничә ел элек кенә мондагы урамнардан язлы-көзле хәтта махсус машиналар – “ашыгыч ярдәм” һәм янгын сүндерүчеләр үтәлмәгән чакларны яхшы хәтерли. Монда муниципалитетның максатлы “Өстәмә финанс-лау кагыйдәсе буенча автомобиль юллары түшәмәсен булдыру” программасы нык ярдәм итте. Без аны өч ел элек әзерләдек. Ул шәхси йортлар төбәгендә яшәүчеләрнең юлларны төзекләндерүдә акчалата катнашуын күздә тота. Аларның өлеше чыгымнарның 20 процентын тәшкил итә, калган 80 процентын төбәк бюджеты финанслый. Без эшне башкарачак оешма чакыртабыз, аны юл техникасы белән тәэмин итәбез, халык исә төзелеш чималы өчен түли.
Дөрес, халык бу проектны шундук кабул итмәде. Әмма без бер юлны уңышлы күтәрткәч, калган халык та бу программада катнашырга теләк белдерде. Әйтергә кирәк, акчалата катнашу өлешен алар хәлдән килерлек дип исәпли – ул һәр йорттан 5-12 мең сум тәшкил итә. Үз чиратында шәхси акчалата катнашу халыкта башкаручыларга карата таләпчәнлекне арттыра. Кешеләр юлны күтәртү дәвамында аларның эшен күз уңында тота, аннары зур йөк машиналарының яңа юлны бозмавын күзәтә. 2017 елдан муниципалитетның шушы программасы кысаларында Әгертамакта һәм Чулпанда 12 миллион сумлык 16 юл күтәртелде.
Шәхси йортлар төбәгендә юл мәсьәләсен хәл итәргә Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасы ярдәм итә. Ике елда шушы программа ярдәмендә Әгертамакта дүрт урам күтәртелгән. Барлыгы үткән өч елда халык катнашлыгында 33 урам тәртипкә китерелгән.
Юлларны тәртипкә китерүгә республика да акча бүлә. 2019 елда “БР биләмәсендә автомобиль юлларын үстерү” проекты кысаларында төбәк бюджетыннан бүленгән 4 миллион сум Түбәнкүлдә Российская, Полевая, Вишневая, Әгертамакта Сосновая, Парковая, Бертуган Кочетковлар, Яшьләр урамнарын, Яблоневая кичүен, Чулпанда Ключевая урамын күтәртүгә юнәлтелде.
– Быел шәһәр бозлавыкка каршы мәрмәр валчык ярдәмендә көрәште. Бу яңалык үзен акладымы?
– Республика хакимияте тротуарларга һәм юлларга сибү өчен комнан файдаланмаска киңәш итә, чөнки ул аяк киеменә ияреп, җәмәгать транспортына, подъездларга, кибетләргә, офисларга, даруханәләргә һәм башка урыннарга керә. Мәрмәр валчыкның андый тискәре ягы юк. Шул ук вакытта кинәт җылытып суытканнан соң ул бозга катып калырга мөмкинлек калдырмый. Дөрес, чыгымнар 10 процентка артты. Әмма без хәвефсезлек, чисталык җәһәтеннән оттык – кар эрегәннән соң шәһәр шактый чиста күренә.
– Төзекләндерү чаралары күп үткәрелә, әмма еш кына вәхшиләр аркасында бөтен тырышлык юкка чыга. Аларга каршы ничек көрәшергә?
– Барлык төзекләнде-релгән җәмәгать урыннарында да видеокүзәтү урнаштырдык. Элек вәхшилек гамәле кылынса, полициягә гариза язарга, видеоязмаларны өйрәнергә кирәк иде, нәтиҗәдә хулиганнарны эзләп табу озакка сузылды. Быелдан башлап, шәхси каравыл предприятиеләре белән килешү төзедек, алар шәһәрне онлайн-режимда күзәтәчәк. Гадәттән тыш хәл булса, аның хезмәткәрләре шундук вакыйга урынына чыгачак. Әгәр бурычын үти алмаса, зыянны үзләре каплаячак. Без яңа ел шәһәрчеген каравыллаганда файдаландык бу ысулдан – схема эшкә яраклы булып чыкты.
– Быел төзекләндерү программалары буенча нәрсәләр эшләргә җыенасыз һәм аларны башкару вакыты нинди?
– Уңайлы шәһәр мохите тәэмин итү программасы кысаларында тоташ алганда 24 миллион сумлык өч җәмәгать биләмәсен төзекләндерәчәкбез. Шуларның берсе – яңа балалар дәваханәсеннән Совет урамына кадәр җәяүлеләр юлы. Безнең үзәк парк-та шулай ук скейтдром, Көнчыгыш төбәгендә балалар мәйданчыгы һәм ял төбәге барлыкка киләчәк.
“Башкортстан ихатасы” программасы кысаларында алты ихатаны яңартачакбыз, бу кимендә 61 миллион сумга төшәчәк. Эшне июль башына төгәлләргә чамалыйбыз. Үткән елларда, проектлар озак экспертиза үтү сәбәпле, бу эш октябрь-ноябрьгә кадәр сузыла иде. Хәзер аңардан баш тарттылар, төзекләндерү эшенә май аенда ук керешәчәкбез.
Эстетика елы кысаларында Мичурин, Ульянов (15нче балалар бакчасы янында) урамнарында, 5нче мәктәп, 3нче төзелеш фирмасы (20нче балалар бакчасына кадәр) төбәгендә җәяүлеләр сукмаклары төзергә һәм булганнарын яңартырга җыенабыз. Түбәнкүлдәге Фестиваль, Ольховая, Әгертамактагы Тихая урамнарында тротуар төзү проектларын әзерлибез. Әгертамакта урамнарны яктыртуны яхшырту, юлларны күтәртү эшен дәвам итәчәкбез.
Ниһаять, әгәр уңыш елмайса, без Бөтенрусия бәләкәй шәһәрләрдә һәм тарихи биләмәләрдә алдынгы шәһәр мохите тәэмин итү проектлары бәйгесе җиңүчеләре исәбенә керәчәкбез. Бу очракта Мичурин урамын һәм Октябрь мәйданын үзгәртеп коруга безгә саллы акча бүленәчәк – федерация бюджетыннан 100 мең сум, республика һәм төбәк бюджетларыннан 36 миллион сум бу, җәлеп ителгән химаячылар да өстәячәк. Мәйдан һәм урамны яңарту проекты туймазылыларның чәмле катнашлыгында әзерләнде, төзүчеләре исә тәҗрибәле архитектор-урбанистлар.
Мин кешеләр шәһәрнең үзәк урамнарында да, аның читендә дә үзләрен уңайлы тоячак заманалар турында хыялланам. Шушы максатта без Яшьләр төбәген төзекләндерүгә керештек, ике елда андагы барлык ихаталарны да тәртипкә китерергә җыенабыз. Безнең бурыч – кешегә, аның ихтыяҗларына йөз тоту. Без шуның өчен эшлибез дә инде.