Туймазы хәбәрләре
+30 °С
Облачно
Көнүзәк
16 Апреля 2020, 07:10

Пасха гыйбадәтен өйдә кылабыз

«Якшәмбе көнне православие дине тарафдарлары зур бәйрәм – Пасханы билгели. Күмәчләр өшкереләчәкме һәм бәйрәм гыйбадәте үтәчәкме – шуны беләсе килә?» – дип сорый гәзит укучылар.

Уфа һәм Стәрлетамак митрополиты Никон алдан ук гыйбадәт кылучылардан гыйбадәтханәләргә йөрмәүләрен үтенде, шул исәптән, Пасха бәйрәмен-дә дә.
«Минем архипастырь сүзем шул, республикабыз җитәкчесенең һәм, әлбәттә, без, дин әһелләренең, сезнең сәламәтлекне кайгыртып борчылуы йөрәгегезгә барып җитсә иде. Сездән өйләрегездә калуны, гыйбадәтне өйдә кылуны үтенәм», – дип билгеләде рухани.
Гыйбадәт кылу “Союз” һәм “Спас” чиркәү каналларында, шулай ук Уфа епархиясе рәсми сәхифәсендә һәм “БСТ” телеканалында туры эфирда трансляцияләнәчәк.
Туймазы районында пасха гыйбадәтләре чиркәүләрнең ябык ишекләре артында үтәчәк.
Төрле конфессия баш-
лыклары республика халкына һәркайда коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле гыйбадәтханәләр һәм мәчетләргә йөрмәүләрен үтенеп мөрәҗәгать итте. Мөселманнарның Үзәк Диния нәзарәте рәисе һәм Русиянең югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин карантин көннәрендә күмәк чараларда, шул исәптән җомга намазларында катнашудан тыелып торырга өндәде.
Фото: www.pravmir.ru
Читайте нас