Гәзитнең үткән санында (“Туймазы хәбәрләре”, 44нче сан, 14 апрель) без “Игелеклелек вирусы” чарасын башлап җибәрүебез турында игълан иттек. Журналистлар коллективы аны коронавирус нәтиҗәсендә катлаулы хәлдә калган кешеләргә ярдәм күрсәтү максатында үткәрергә карар итте. Гәзит басылып чыгу белән безгә Серафимовкадан шалтыраттылар. Авыл халкы мохтаҗ ишле гаилә турында бәян итте.
– Гаилә башлыгы һәм аның хатыны очраклы хезмәт хакына көн күрә, кайчак теплицада, кайчак төзелештә эшли, – диде алар. – Эчәргә яраталар. Гаиләнең үткәргечләр хезмәтләре өчен шактый бурычы җыелган. Газларын да өзгәннәр. Бу очракта аларның ике укучы баласы каза күрә. Элек алар мәктәп ашханәсендә ашый иде, хәзер нәрсә белән тукланалардыр – белмибез.
Бу хакта ишетеп, без азык-төлек сатып алдык, балаларыбыздан калган кием-салымны җыйдык һәм күрсәтелгән адрес буенча киттек. Ишекне озын буйлы яшь кеше ачты.
– Денис, – дип таныштырды ул үзен. Өйгә чакыруны кирәк санамады, кунак кабул итү вакыты түгел, янәсе. Без дә үҗәтләнмәдек.
Баксаң, бу егет декабрьдә армиядән кайткан икән. Үз белгечлеге буенча әлегә эш табалмаган – ул Казан милли тикшеренү-технология университетын тәмамлаган. Белгечлеге – “Технология машиналары һәм җиһазлары”. Эш эзләү үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелү сәбәпле дә чигерелгән.
13 яшьлек Роман белән 11 яшьлек Данил өйдә хәзер. Белемне читтән торып эстиләр. Денисның сүзләренә караганда, баштагы мәлдә моңа техникага бәйле сәбәпләр комачаулаган. Әмма ул бар кимчелекләрдән дә арынган, хәзер энекәшләренең укуын күз уңында тота.
Серафимовка авыл советында гаиләнең бернинди дә пособие алмавын расладылар, чөнки әти-әнисе рәсми эшләми. Гаилә күпбалалылар катламына да керми, чөнки өлкәне 18 яшьтән узган. Мәгариф идарәсендә хәбәр итүләренчә, карантин чорында бу гаиләдәге мәктәп укучылары азык-төлек җыелмасы ала.
“Игелеклелек вирусы” чарасы дәвам итә. Әгәр сез мөмкинлекләрегездән чыгып безгә ярдәм итә алсагыз яисә үзегез ярдәмгә мохтаҗ булсагыз, 5-13-05, 5-12-90 телефоннарына шалтыратыгыз. Башкарылган эшләребез турында район гәзитендә, гәзит сәхифәсендә, җәмәгать челтәрләрендә бәян итәчәкбез.
Хөрмәтле гәзит укучылар! Әгәр базларыгызда, чоланнарыгызда көздән әзерләнгән һәм артып калган маринадлар, суган, бәрәңге, кишер ише яшелчәләр булса, аларны бүген тормышта авыр хәлдә калган кешеләргә бирә аласыз. Безгә шалтыратыгыз, барлык саклану чараларын күреп, үзебез килеп алачакбыз.
Гәзит редакциясе хәйрия чарасында беренчеләрдән булып катнашырга теләк белдергән Сабировлар һәм Хаҗиевлар гаиләләренә рәхмәт белдерә.