Байтак туймазылы берни-чә атна инде үз-үзеңне изоляцияләү режимында. Бу хәл кайберәүләрнең кесәсенә сизелерлек сукты. Өстәвенә, аз керемле, ишле гаиләләр, картлар һәм инвалидларга гына түгел. Пандемия вакытында өйдә эшсез утыручыларның да тормышы катлауланды.
Районда ике атна колл-үзәк эшли, анда борчу-мәшәкатьләреңне уртак-лашып, шалтыратырга мөмкин. Ирекле ярдәмчеләр эше, эшкуарларның ярдәмчеллеге турында колл-үзәк җитәкчесе, район Хакимиятенең яшьләр сәясәте бүлеге начальнигы Альберт Хәсәнов бәян итә.
– Өлкән яшьтәгеләр гадәт-тә беренчел ихтыяҗдагы товарлар китерүне үтенә. Колл-үзәктән ирекле ярдәмчеләр халыкның шушы катламына азык-төлек һәм медикаментлар китерүгә бер мең ярым гариза кабул итеп эшкәртте, – ди Альберт Борисович. – Ризыкка акчасы булмаганнар да бар. Аларга ярдәм итү өчен яшь эшкуарлар үз акчасына азык-төлек сатып ала һәм аларны адрес буенча илтә. Моны чын күңелдән, күмәкләп, теләсә нинди мәсьәләне дә хәл итеп булачагын аңлап эшли алар.
Мохтаҗ туймазылыларга ярдәм итүчеләр исәбендә – “Корона” җәмгыяте директоры урынбасары Алмаз Мәмлиев, “Туймазы шәһәр электр челтәрләре” җәмгыяте директоры Айдар Гыйниятуллин, “Тепловик” җәмгыяте директоры Руслан Хәмидуллин, шәхси эшкуар Арсен Каюмов. “Магнит” гипермаркеты һәм аның директоры Альбина Грязнова әзер 70 азык-төлек җыелмасы тәкъдим итте. “Риапласт” җәмгыяте җитәкчесе Ринат Шәйдуллин туймазылыларга 600 саклану битлеге тапшырды.
Кайберәүләр яшерен ярдәм итә. Серафимовкадан пенсиядәге ханым ирек-ле ярдәмчеләргә беренчел ихтыяҗ товарлары сатып алуга ике мең сум акча бирде. Октябрьский эшкуары районыбыз халкы өчен берничә йөз медицина битлеге һәм перчатка сатып алды.
– «Ашыгыч элемтә» телефонына шалтыратучылар азык-төлек һәм дарулар сорау белән генә чикләнми, – дип дәвам итә Хәсәнов. – Аларны район буенча хәрәкәт итүгә рөхсәт кәгазе алу, теге яисә бу оешмаларның эш тәртибе кызыксындыра. Байтагына психолог ярдәме кирәк. Психологлар (әйткәндәй, алар тәүлек әйләнәсенә эшли) кимендә 50 туймазылыга ярдәм күрсәткән инде.
Күптән түгел сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән баланың әтисе мөрәҗәгать итте. Аларга кичекмәстән инвалидлыкны озайту таләп ителде. Без Туймазы балалар хастаханәсе җитәкчеләре белән элемтәгә кердек һәм мәсьәләне тиз арада хәл иттек.
Гәзит һәм җәмәгать челтәрләре аша мөмкинлеге булган туймазылылардан “Апельсин” кибетләрендәге “игелеклелек кәрзиннәрен” тулыландыруны үтенеп мөрәҗәгать юллаган идек. Халык битараф калмады. “Кәрзиннәр” әкренләп тула.
“Туймазы хәбәрләре” гәзите коллективы химаячы-эшкуарларга кушылырга һәм үзенең “Игелеклелек вирусы” чарасын башларга карар итте. Ярдәм күрсәтү уңаеннан безнең фикердәш буласыгыз килсә яисә үзегезгә ярдәм кирәк булса, 5-13-05, 5-12-90 телефоннарына шалтыратыгыз. Бар башкарылган эш турында район гәзите битләрендә, гәзит сәхифәсендә, җәмәгать челтәрләрендә бәян итеп барачакбыз.