2020 елның апреленнән ана капиталына хокукы булган барлык гаиләләр дә өч яшькәчә һәр баласына ай саен бишәр мең сум акча алала. Бу Владимир Путин тарафыннан коронавирус инфекциясе таралу шартларында русиялеләргә ярдәм сыйфатында тәкъдим ителгән чараларның берсе.
Кая мөрәҗәгать итәргә?
Акчаны Русия Пенсия фонды түләячәк. Бернинди дә документ җыю таләп ителми – үзегез һәм балаларыгыз турында барлык мәгълүматка да ия алар. Гариза язу гына таләп ителә. Гаилә ярдәм акчасына гаризаны 2020 елның 1 октябренә кадәр бирә ала. Моны Пенсия фонды сәхифәсендәге шәхси кабинет аша эшләргә була. Сезгә “Ана капиталы” бүлеге кирәк.
Бу акчаны күпме түләячәкләр?
Әлегә өч айга исәпләнгән – апрель, май, июнь. Арытабан – хәл-вакыйгаларга карап.
Ана капиталына кемнәрнең хакы бар?
Быелдан ана капиталын 2020 елның 1 гыйнварыннан соң туган беренче балага ук алырга була. Аның күләме кимендә 466 мең сум тәшкил итәчәк. Икенче баласы туган гаиләгә тагын 150 мең сум түләнәчәк. Ягъни, ана капиталының тоташ күләме ике балалы гаилә өчен 616 617 сум тәшкил итәчәк.
Ана капиталыннан файдаланган булсам, бу акчага исәп тота аламмы?
Әлбәттә, чөнки бу акча ана капиталыннан түләнми, аңа өстәп бирелә.
Бу акча мохтаҗ гаиләләргә генә түләнәчәк диюләре дөресме?
Юк. Бу акчаны алу хокукына, матди иминлегенә карамастан, барлык ата-ана да ия.
Балага 15 майда 4 яшь тула. Мин ничә тапкыр пособие алалам?
Ике тапкыр – апрель һәм майда. Баланың яше ай көннәре буенча исәпләнә. Ягъни, сезнең балага 4 яшь 1 июньдә тулса, ул бу ай өчен акча алалачак.
Ике балам бар. Мин аларның һәркайсына да бишәр мең сум алачакмыммы?
Ярдәм акчасы һәр балага 3 яшь тә 11 ай 30 көн булганчы билгеләнә.
Балалары 3 яшьтән узган гаиләләргә нишләргә?
Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителгән тагын бер ярдәм чарасы – өч яшьтән җиде яшькәчә балалары булган гаиләләргә ярдәм. Аны кереме яшәү ихтыяҗы күләменнән артмаган гаиләләр алачак, Башкортстанда ул бер гаилә әгъзасына 9804 сум.
Аныкланган мәгълүматлар буенча, бу кагыйдә вакытлыча эшсез дип танылган кешеләргә кагылмаячак. Түләү исәпләгәндә мондый гаиләләрнең кереме исәпкә алынмаячак. Пособие күләме бер балага 4894,5 сум тәшкил итәчәк.
Республика вице-премьеры Ленара Иванова бәян итүенчә, гаризалар 2020 елның 1 июненнән кабул ителә башлаячак. Моны “Дәүләт хезмәтләре” порталында яки МФЦда эшләргә була.
Бу мөһим. Гаризаны кайчан бирүгә карамастан, түләүне, ел башыннан ала башларга мөмкин. Бу ярдәм акчасы түләнү балага сигез яшь тулган көнне тукталачак. Мәсәлән:
1) Балагызга дүрт яшь. Сез
1 июньдә гариза бирдегез. 2020 елның биш ае өчен берьюлы акча алачаксыз, арытабан график буенча.
2) 2020 елның апрелендә балагызга өч яшь тулган. 1 июньдә гариза биргәнсез. Сезгә апрель һәм май өчен түләнәчәк, арытабан график буенча.
3) Июльдә балагызга сигез яшь тула. Гариза биргәннән соң гыйнвар-май, аннары июнь-июль өчен акча алачаксыз. Аннары түләүләр тукталачак.