Кичә чәчтарашханә һәм оптика салоннары хезмәткәрләренә эшкә чыгарга рөхсәт ителде. Рес-публика Башлыгы Радий Хәбиров халыкны кабул итәчәк оешмалар исемлеген җентекләп барларга һәм эшкә рөхсәтне санитария-эпидемиология таләпләре катгый үтәлгән очракта гына бирергә кушты. Төп шарт – битлек, перчатка куллану, өслекләрне эшкәртү, ара саклау.
Исегездә булса, үткән атнада гамәлдәге үз-үзеңне изоляцияләү шартларында 974 предприятие эшкә кереште.