“Кандра-Котыйда өченче көн инде су юк. Терлекләр дә, кешеләр дә эчәргә яраклы суга тилмерә. Бу мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итегез, зинһар!” 4 апрельдә Инстаграм җәмәгать челтәрендә шушы авылда яшәүче төбәк Башлыгы Радик Хәбировка шундый хис-тойгылы мөрәҗәгать юллаган.
Төбәк хакимиятенең җавабы озак көттермәде: авылга эчәргә яраклы су китерү оештырылды, суүткәргечне ремонтлау вакыты билгеләнде. “Суүткәргечне ямау дүшәмбе, 6 апрельдә башланачак”, – дип вәгъдә иттеләр халыкка.
Әмма муниципалитетның үткәргечләр хезмәтләре көче белән генә кимчелектән арынып булмады. Алар карамагындагы техника авария урынында тергезү эшләре башкару мөмкинлеге бирмәде, чөнки бу сазлыклы урын булып чыкты.
Туймазы районы җитәкчеләре, ярдәм сорап, нефтьчеләргә мөрәҗәгать итте. “Башнефть-Добыча” җәмгыятенең Октябрьский җылылык-су тәэминаты цехы ремонт бригадасын һәм тотрыксыз туфракта һәм сазлыклы урыннарда авария-тергезү эше белән шөгыльләнергә сәләтле махсус техниканы җәлеп итү үзәкләштерелгән су тәэминатын тергезергә ярдәм итте. 7 апрельдә Кандра-Котый авылы халкының йортларына су килде.
– Кандра авыл советы, ремонт эшләрендә ярдәм сорап, безгә беренче генә тапкыр мөрәҗәгать итми, – ди суүткәргечтәге авария нәтиҗәләреннән арындыруда шәхсән катнашкан “Башнефть-Добыча” җәмгыятенең Октябрьский җылылык-су тәэминаты цехы начальнигы Илфир Закиров. – Безнең техника һәм белгечләрнең нефть чыгарудан кала, гади халыкка да ярдәме тиюе сөендерә.
Нефтьчеләрнең, район Хакимияте мөрәҗәгатен ишетеп, ярдәм кулы сузуы “Башнефть”нең иҗтимагый җавап-лы компания булуын, сүздә генә түгел, эше белән дә үзе эшләгән биләмәләр үсешендә катнашырга әзерлеген дәлилли.