Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Облачно
Көнүзәк
9 Апреля 2020, 10:25

Үз-үзеңне изоляцияләү чорында эшсезлек буенча пособиене ничек алырга?

Кредитларга баткан һәм эшсез калган халык катлаулы хәлдән чыгу юлларын эзли. Шуларның берсе – Мәшгульлек үзәгенә исәпкә басу. Моны ничек эшләргә?

Кредитларга баткан һәм эшсез калган халык катлаулы хәлдән чыгу юлларын эзли. Шуларның берсе – Мәшгульлек үзәгенә исәпкә басу. Моны ничек эшләргә?
Көнбатыш районара Мәшгульлек үзәге оешмасы директоры Илгиз СӘГЫЙТОВ җавап бирә:
– Иң элек сезгә эшсез булуыгызны расларга туры киләчәк. Кешене эшсез дип тану карары мәшгульлек үзәге тарафыннан документлар (паспорт, хезмәт кенәгәсе, диплом һәм соңгы эш урынында соңгы өч айда алган уртача хезмәт хакы турында белешмә) тапшырылганнан соң кимендә 11 көндә кабул ителә. Беренче тапкыр эш эзләүчеләр һәм квалификациясе булмаучылар паспорт һәм белем турында документ кына күрсәтергә тиеш.
Аннары безнең үзәк сезгә кулай эш эзли, сезне әңгәмәгә җибәрә. Эшкә урнаша алмасагыз, пособиегә исәп тоталасыз. Эшсезлек буенча пособие ай саен түләнә, өстәвенә, кешеләрне эшсез дип таныган беренче көннән үк.
Компания гамәлдән чыгарылу яисә штат кыскару сәбәпле эшен югалткан кешеләр генә искәрмә булала. Ул кешеләрнең ике ай дәвамында уртача хезмәт хакы саклана.
Алар аннан соң гына пособиегә исәп тотала. Озайлы пособиеләргә өметләнмәгез. Иң аз күләмдәге пособие – өч айга, исәп пособиесе – алты айга, пенсиягә чыгарга җыенучылар өчен 12 айга билгеләнә.
30 мартта РФ Хөкүмәтенең 2020 елга эшсезлек буенча пособиенең иң аз күләмен – 1500 сум (Башкортстан Республикасында район коэффициентын исәпкә алып – 1725 сум) һәм иң югары күләмен 12130 сум (БРда – 13949 сум 50 тиен) итеп билгеләү турында 346нчы Карар (27 март, 2020 ел) басылды. Эшсезлек буенча пособие күләменең күрсәтелгән чикләре 2020 елның 30 мартыннан гамәлдә.
Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткәнче, хезмәт мөнәсәбәтләрендә 26 атнадан азрак торган яисә элек эшләмәгән, шулай ук шәхси эшкуарлык эшчәнлеген туктаткан яисә хезмәт тәртибен бозган өчен эштән азат ителгән кешеләр өчен эшсезлек буенча пособие иң аз күләмдә (БРда 1725 сум) түләнә.
Мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать иткәнче, хезмәт мөнәсәбәтләрендә 26 атнадан азрак торган кешеләр өчен беренче өч айда пособие соңгы өч айдагы уртача хезмәт хакының 75 проценты, аннан соңгы өч айда 60 проценты күләмендә түләнә.
Пенсия яшенә җитүчеләр өчен беренче өч айда пособие соңгы өч айдагы уртача хезмәт хакының 75 проценты, аннан соңгы дүрт айда 60 проценты, аннары 45 проценты (5 ай) күләмендә түләнә.
Атап үтелгән барлык очракларда да пособие күләме эшсезлек буенча пособиенең Русия Федерациясе Хөкүмәте билгеләгән иң югары күләменнән (БРда 13949,5 сум) артмас-ка тиеш.
Читайте нас