Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Көнүзәк
9 Апреля 2020, 09:00

Су басу хәвефе янамый

Районның кайбер торак үзәкләре һәр язны борчылып каршы ала: кар сулары һәм ташкан елгалар халыкка су басу куркынычы белән яный.

Районның кайбер торак үзәкләре һәр язны борчылып каршы ала: кар сулары һәм ташкан елгалар халыкка су басу куркынычы белән яный. Район Хакимияте башлыгы урынбасары Булат Хәлиуллин сүзләренә караганда, әлегә хәл тот-рыклы. Су күләмендә артык үзгәреш сизелми.
Моны гадәттә билә-мәләре су басу төбәгенә кергән Карат, Карамалы-Гобәй, Кәкребаш авыл советларында да расладылар. Кар эреде, Өсән, Туймазы, Ык елгаларында су күләме исә бик азга гына арткан. 8 апрельгә Өсән елгасында су нибары 115 сантиметрга күтәрелгән. Кичәгегә караганда 2 сантиметрга түбәнрәк бу.
Фото: twitter.com
Читайте нас