Туймазы хәбәрләре
+29 °С
Облачно
Көнүзәк
7 Апреля 2020, 11:25

Бергәләп җиңәчәкбез!

Ирекле ярдәмчеләр картларга карантинны кичерергә ярдәм итә

«Туймазытехуглерод» җәмгыяте аппаратчысы 32 яшьлек Руслан Латыйпов кибеттә азык-төлек исемлеге язылган кәгазьне өйрәнә – анда печенье, чәй, кефир, сөт, көрпәле икмәк күрсәтелгән. Битлеген төзәтеп куеп, бар кирәк-яракны кәрзингә тутыра башлый.
Ирекле ярдәмчеләр сафына Руслан күптән түгел баскан. Кайчандыр Туймазы медицина колледжын тәмамлаган, әмма белгечлеге буенча озак эшләмәгән, индустрия техникумында икенче техника белеме алган – инженер-механиклыкка укып чыгып, “Туймазытехуглерод” җәмгыятенә урнашкан.
– Хатыным, балам бар. Вирусның хәвефле булуын яхшы аңлыйм, – ди Руслан. – Әмма мин бүген үземнән дә авыррак хәлдә калган кешеләр барлыгын да беләм. Бу кибеткә, даруханәгә бара алмаган картлар, инвалидлар. Кешеләргә ярдәм итәргә теләгем булуын җәмәгать челтәрләре аша район Хакимияте башлыгына яздым. Мине яшьләр сәясәте бүлегенә җибәрделәр. Башта инструктаж үткәрделәр һәм беренче эшне йөкләттеләр. Бер кыенлыгы да юк: азык-төлек һәм дарулар китертү турында колл-үзәккә хәбәр килә. Адресатка иң якын кеше гаризаны кабул итә. Мәсәлән, мин тимер юл аръягында яшим һәм асылда үз төбәгемне хезмәтләндерәм. Азык-төлек һәм дарулар исемлеге буенча барысын да сатып алып, заказчыга илтәм.
– Штабка мөрәҗәгать итүчеләр бер туймазылылар гына түгел, – ди яшьләр сәясәте бүлеге җитәкчесе Альберт Хәсәнов. – Безгә аларны төбәктәге “ашыгыч элемтә” операторлары да юллый. Туймазыда яшәгән олы яшьтәге туганнары турында борчылып шалтыратучы республика халкы бу. Берничә көн элек безгә Уфада яшәүче ханым Серафимовкада олы яшьтәге ата-анасы яшәве, үзенең кайта алмавы, аларга исә дарулар таләп ителүе турында хәбәр итте. Гаризаны үтәүне авылдагы ирекле ярдәмчеләр үз өстенә алды. Алар уфалы белән телефоннан элемтәгә чыгып, нәрсәләр кирәклеген ачык-лады һәм барысын да сатып алып, пенсионерларга илтеп тапшырды.
Безнең ирек-ле ярдәмчеләр кайбер мөрәҗәгать итүчеләрнең акчасызлыгына тарыды. Азык-төлеккә мохтаҗ кешеләрнең алар өчен түләргә акчасы юк. Мондый гаиләләргә ярдәм максатында азык-төлекне “Апельсин” кибетендә урнаштырылган “Игелеклелек кәрзине”ннән алып илтергә булдык. Элек миһербанлы туймазылылар бу тартмаларны озак сакланучы азык-төлек белән тулыландырды. Хәзер кәрзиннәр буш – андагы бар нәрсәне үз-үзеңне изоляцияләү шартлары чорында авыр хәлдә калган 53 гаиләгә таратып бирдек. Мөмкинлегегез булса, аңа бер кап чәй, ярма, печенье, консерва салыгыз.
Соңгы атнада ирекле ярдәмчеләр азык-төлек илтү буенча – 538, дарулар китерү буенча 263 гаризаны үтәде.
44 туймазылы психолог-ларга шалтыратып, рухи кичерешләреннән зарланды, аларга белгечләр ярдәм итте.
Районның колл-үзәгенә район халкы махсус рөхсәт кәгазьләре һәм белешмәләр алуга, эшкуарларның югалтуларын каплау, даруханәләрдә саклану чаралары булмауга кагылышлы сораулар белән шалтырата.
Шушы көннәрдә шәһәр биләмәсе хакимияте хезмәткәрләре дә ирекле ярдәм күрсәткән. Алар элекке хезмәттәшләре – хәзерге пенсионерларының хәлен белгән.
– 65 яшьтән өлкән дүрт пенсионерыбыз бар, – ди Туймазы шәһәре шәһәр биләмәсе башлыгы Эдуард Рәхмәтуллин. – Хәзер безнең һәркайсыбыз, өлкәннәр бигрәк тә, рухи ярдәмгә мохтаҗ. Шуңа күрә кирәк-ярак товарлар алып, аны элекке хезмәттәшләребезнең йортына илтеп бирдек, берьюлы аларның хәл-әхвәлен белештек. Башка оешма һәм предприятиеләр дә безнең үрнәккә иярер дигән өметтә калабыз.
Читайте нас