Пәнҗешәмбе илебез Президенты Владимир Путин русиялеләргә мәҗбүри "ялны" ай азагына кадәр озайтуын хәбәр итте. Ул бу чара коронавирус таралу дәрәҗәсен киметү мөмкинлеге бирәчәк дип исәпли.
Хакимият әлегә кадәр өлкән яшьтәге кешеләрне җитди хәвефтән курчалый алды, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә югары уку йортларында эпидемия таралуга юл куймады. Шул ук вакытта төбәкләргә, урыннарда коронавируска бәйле хәл-вакыйгалардан чыгып, режим сайлау карары кабул итү хокукы бирелде.
БР Башлыгы Радий Хәбиров төбәктә үз-үзеңне изоляцияләү режимын тагын кимендә бер атнага озайтты. Бу хакта ул җомга көнне респуб-лика Хөкүмәтендә үткән киңәшмәдә хәбәр итте.