Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Ясно
Көнүзәк
6 Апреля 2020, 11:20

Бүләккә – битлекләр һәм антисептик

Эшкуарлар хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнә

Коронавирус афәтенә бәйле катлаулы чорда төбәк кәсепчеләре район ихтыяҗларыннан читтә калмый. Эшкуарларыбыз җитди зыян, чыгымнар күрүгә карамастан, алар хәйрия ярдәменә дә акча таба.
Хәзер бу ярдәмгә бигрәк тә үзәк район хастаханәсе мохтаҗ, хәвеф төбәгенә эләккән медицина хезмәткәрләре аеруча зур йөкләнешкә дучар. “Медсервис+” җәмгыяте җитәкчесе Ирек Тимбәков дәвалау оешмасына риясыз нигездә 10 мең битлек һәм кулларны эшкәртү өчен 200 литр антисептик тапшырган. БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты, “Альтернатива” җәмгыяте директоры Раил Фәхретдиновтан медицина костюмнарын эшкәртү өчен 80 мичкә килгән.
УПТК “Водомонтажкомплект” җәмгыяте (җитәкчесе Айрат Галимов) һәм Собханкулдан “Жилбытсервис” җәмгыяте (җитәкчесе Татьяна Яковлева) аркага асылучы сигез сиптергеч җыелмасы белән тәэмин иткән.
“3нче төзелеш фирмасы” җәмгыяте (җитәкчесе Илфир Миңнебаев) хезмәткәрләре үзәк район хастаханәсенең өч катлы травматология бүлекчәсен госпитальгә үзгәртеп кору эшен үз өстенә алган. Анда плиткә түшәлә, линолеум һәм ишекләр алыштырыла, аралык-бүлемнәр урнаштырыла, душ бүлмәләре җиһазлана. “Велес” җәмгыяте җитәкчесе госпиталь өчен 8 шкаф биргән.
Үзәк район хастаханәсеннән тыш, муниципалитетка да ярдәм күрсәтелгән: “РиаПласт” җәмгыяте җитәкчесе Ринат Шәйдуллин шушы көннәрдә хәрби постта торучылар өчен риясыз 1600 саклану битлеге тапшырган. Беренче чиратта 1000 битлек предприятие урнашкан Төмәнәк авыл советына бүленгән. Алар авыл биләмәсе карамагындагы авылларның тормыш-көнкүреш эшчәнлеген тәэмин итүче оешмалары хезмәткәрләре өчен тәгаенләнгән. 600 битлек шәһәрне күздә тотучы хокук саклау оешмалары вәкилләре һәм ирекле ярдәмчеләр өчен.
– Битлекләргә ихтыяҗ кимү белән эшебезнең төп юнәлешенә кайтачакбыз – бу йомшак контейнерлар, полипропилен капчыклар, биг бэглар тегү, – диде Ринат Марат улы.
Читайте нас