Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Ясно
Көнүзәк
2 Апреля 2020, 11:55

Өйдә утырабыз

Тоташ үзаллы изоляцияләнү турында нәрсә белергә кирәк?

Радий Хәбиров республика халкын үзаллы изоляцияләнү режимын үтәргә мәҗбүр иткән указга кул куйды. Димәк, 31 марттан һәм аерым күрсәтмә булганчы, бар кеше, яшенә карамастан, өйдә утырырга тиеш. Бу тәртип ким дигәндә бер атна дәвам итәчәк, әмма аны озайту ихтималы да бар. Карар атна азагында кабул ителәчәк.
Барлык сквер һәм парклар киртәләнәчәк һәм ябылачак. Урамнарны полиция һәм халык дружиначылары тикшерәчәк, шул исәптән төбәк сугышлары ветераннары. Полиция сезнең режимнан тайпылуыгыз турында акт төзү хокукына ия. Үзара элемтәне мөмкин кадәр киметкән очракта гына коронавирусны туктатып булачак.
Исегезгә төшерәбез, барлык мәдәни һәм спорт чаралары кичектерелде, сәүдә үзәкләре, кинотеатрлар, төнге клублар, түгәрәк һәм секцияләр, балалар бүлмәләре, спорт заллары һәм фитнес үзәкләре, кибетләр (беренчел кирәк-ярак сатучылардан тыш) ябылды.
Нинди очракларда өйдән чыгарга мөмкин?
Фатир яисә шәхси йорттан чыгу өчен биш кенә сәбәп бар.
 Сез эшкә барасыз яисә кайтасыз – һәрвакыт эшләргә мәҗбүр кешеләр өчен генә гамәлдә. Бу үткәргечләр хезмәтләре, көч оешмалары, түрәләр, табиблар, азык-төлек кибетләре сатучылары һәм тагын кайберәүләр. Шәһәр һәм район буенча хәрәкәт итү өчен аларга махсус пропуск – рөхсәт кәгазе бирелә.
 Якындагы азык-төлек кибете яисә даруханәгә барырга мөмкин.
 Табибка ашыгыч яисә кичектергесез ярдәм артыннан барырга була.
 Йорт хайванын һавага алып чыксагыз, өйдән 100 метр ары китмәскә.
 Чүп чыгарырга ярый.
Кибеткә чыкканда паспорт алыргамы?
Әйе, бу шарт указда күрсәтелгән.
Җәмәгать транспорты ничек йөриячәк?
Үзаллы изоляцияләнү режимы вакытында җәмәгать транспорты йөриячәк, әмма аларның саны кыскарачак һәм алар яңа график буенча эшләячәк – 06.00-20.00 сәгатьләрдә.
“Башавтотранс” шәһәрара һәм шәһәр яны маршрутларын киметә, башка төбәкләр арасында автобуслар хәрәкәте исә тулысынча ябыла. Расписаниене ашыгыч элемтә телефоны аша ачыкларга мөмкин: +7 (347) 262-66-62.
Дәваханә һәм хастаханәләр ничек эшли?
Барлык табиблар да гадәт-тәгечә эшли, авыруларны кабул итә. Диспансеризация, медицина тикшерүләре һәм ашыгыч булмаган процедуралар гына кичектерелгән.
Кибетләрнең, ягулык салу станцияләренең эш режимы үзгәрәчәкме?
Юк, бездә «коммендат сәгате» кертелмәде, шуңа күрә тәүлек әйләнәсенә эшләгән кибетләр һәм ягулык салу станцияләрендә эш режимы үзгәрмәячәк.
Шәһәр буйлап таксида йөрергә мөмкинме?
Такси эшләячәк, әмма аны якындагы азык-төлек кибете, даруханәгә, эшкә яисә табибка барганда гына чакыртырга мөмкин. Югыйсә, бу режимнан тайпылу буларак каралачак.
Кафе һәм рестораннардан ризык китертергә буламы?
Әйе, гомуми туклану оешмаларының күпчелеге мондый эш тәртибенә күчә, бу тыелмаган.
Режимнан тайпылган өчен нинди штраф яный?
Дәүләт думасы карантиннан һәм санитария-эпидемиология кагый-дәләреннән тайпылган өчен штрафлар күләмен арттырды. Гади халык өчен ул 15-40 мең, вазифалы затлар өчен – 50-150 мең, хокукый затлар өчен 200-500 мең сум тәшкил итә яисә 90 тәүлеккәчә эшчәнлекне тыю каралган. Әгәр режимнан тайпылучылар гаебе белән башка кешеләр авырса яисә каза күрсә, штрафлар күләме миллион сумнаргача җитәчәк.
Мөһим!
Республика Башлыгы Указына ярашлы эшен дәвам иткән туймазылылар үзаллы чикләнү чорында тормыш-көнкүреш эшчәнлеге мәсьәләләре буенча шушы телефоннарга шалтырата ала:
 7-12-74 – торак үзәкләренең тормыш-көнкүреш эшчәнлеген тәэмин иткән үткәргечләр предприятиеләре, хезмәтләре һәм оешмалары өчен;
 7-20-99, 7-04-97 – сәүдә предприятиеләре һәм оешмалары өчен;
 7-99-05, 7-99-35 – сәнәгать, төзелеш, транспорт һәм элемтә предприятиеләре өчен;
 2-41-60, 2-40-40 – авыл хуҗалыгы предприятиеләре, фермер хуҗалыклары өчен;
 7-24-35 – җәмәгать тармагы оешмалары өчен;
 7-50-51 – гариза, реестр һәм белешмәләр тапшыру, үзаллы изоляцияләнү чорында эшкә йөргән эшчәннәр өчен рөхсәт кәгазьләре системасы кысаларында әзер документлар алу мәсьәләләре буенча.
Читайте нас