Туймазыда атна башында җәмәгать урыннарын зарарсызландыру чаралары белән эшкәртү башланды, бу эш шәһәр тарихында беренче тапкыр башкарыла.
Дезинфекция 30 мартта башланды. Бигрәк тә кеше күп җыелган урыннарга басым ясала – бу утыргычлар һәм чүп савытлары урнаштырылган җәмәгать урыннары һәм тукталыш павильоннары.
Беренче көнне “Туймазы дезинфекцияләү станциясе” җәмгыяте белгечләре Мичурин һәм Октябрьнең 70 еллыгы урамнарындагы барлык тукталышларны, Батырлар сукмагын, Хәсрәтле ана һәйкәле тирәсендәге мәйданны, Балалар (үсмерләр) иҗат йорты тирәсендәге ял төбәген эшкәртте.
Икенче көнне эш Островский, Луначарский урамнарында, Түбәнкүл төбәгендә дәвам итте. Бу көннәрдә шул рәвешле бөтен шәһәрне эшкәртеп чыгу күздә тотыла.
– Җәмәгать даирәсен зарарсызландыру коронавирус инфекциясе таралу ихтималына юл куймау максатында оештырыла, – диде шәһәр биләмәсенең төзекләндерү бүлеге начальнигы Ирек Шакиров. – Мондый күләмле чара шәһәрдә беренче тапкыр үткәрелә. Кулланылган эремәләр кеше өчен хәвефсез, өслекләрне эшкәрткән вакытта урамда йөрергә була, шәһәр халкы сәламәтлеге өчен аның зыяны юк.
Дезинфекция станциясе җитәкчесе Айгөл Терегулова сүзләренә караганда, объектлар хлорлы эремә белән эшкәртелә. Бу эш белән шөгыльләнгән хезмәткәрләр респиратор, су үткәрмәүче саклану костюмнары, күзлек һәм перчатка белән тәэмин ителгән.
Беренче эшкәртүдән соң тагын бер кат үтәчәкләр. Аны бер атнадан соң кабатлаячаклар.
Шулар белән беррәттән үткәргечләр хезмәтләре шушы чорга хас төрле төзекләндерү эшләрен дә дәвам итә – юллар ремонтлана, юл читләрендәге пычрак тазартыла, агачлар һәм куак-лар киселә.