Туймазы хәбәрләре
+25 °С
Болытлы
Көнүзәк
1 апрель 2020, 07:10

Чиста су һәм кыйммәтләнгән җылылык турында

Район халкы җәмәгать челтәрләре аша үзләрен борчыган мәсьәләләр белән республика Башлыгы Радий Хәбировка һәм муниципалитет башлыгы Айдар Суфияновка мөрәҗәгать итүен дәвам итә. Барлык мөрәҗәгатьләр дә “Инцидент” системасында теркәлә.

Рафаил Хәбибуллин Серафимовка авылында эчәргә яраклы су сыйфатына контроль булмаудан зарланган.
«Бездә су гаять каты, сә-ламәтлек өчен дә, көнкүреш җиһазлары өчен дә зыянлы», – дип яза ул. Һәм районның санитария-эпидемиология хезмәтләре аша контрольне җайга салуны үтенә.
Район Хакимияте хәбәр итүенчә, Серафимовкага су “Тукай” сутуплагычыннан килә, ул сыйфатның санитария-эпидемиология кагыйдә-таләпләренә ярак-лылыгы турында карар-нәтиҗә алган. Моннан тыш, химия-бактериология анализы лабораториясе атна саен торак үзәкләренең су тәэминаты бүлү челтәрләренә килүче эчәргә яраклы суның сыйфатын күздә тота. Әлегә суның катылыгы таләпләрдән артмый.
Туймазыда Комаров урамының 29, 38, Больница урамының 1/1нче йортларында яшәүчеләрне ягып җылыту өчен килгән бәя күләме канәгатьләндерми. Бәя икеләтә арткан дигән фикердә алар. Район Хакимияте башлыгының торак-үткәргечләр хуҗалыгы буенча урынбасары Булат Хәлиуллин хәбәр итүенчә, быелгы ягып җылыту чорында халык җылылык өчен яңа схема буенча түләде. Ел дәвамында килгән бер күләмдәге бәя урынына елның салкын чорында кулланылган гамәлдәге җылы өчен генә. Мөрәҗәгать иткән туймазылылар яшәгән күпфатирлы ике йортта уртак җылылык исәпләгечләре юк. Мондый очракларда җылылык өчен хак исәпләгәндә коэффициентны исәпкә алып, норматив кулланыла. Ул календарь елы айлары санының ягып җылыту чоры айлары санына бүленә. Димәк, ягып җылыту өчен хак икеләтә түгел, 1,5 тапкыр арткан (12/8=1,5).
Моннан тыш, 2020 елның беренче кварталында Ягып җылыту өчен түләү ысулы үзгәргәндә үткәргечләр хезмәте күрсәтү кагыйдәләрендә бәян ителгән кабат исәпләү ясалачак. Кабат исәпләнгән бәя квитанцияләрдә чагылачак.
Әйткәндәй, Больница урамының 1/1 йортында яшәүчеләр уртак йорт исәпләгече урнаштыруга акча җыярга карар итте. Аның бәясен алар ярты ел дәвамында бүлеп түләячәк. Тоташ бәясе түләнеп беткәннән соң (график буенча быел майда төгәлләнә), исәпләгеч сафка кертеләчәк. Шул чагында җылылык өчен хак исәпләгәндә норматив түгел, гамәлдә кулланылган күләм исәпкә алыначак.
Комаров урамындагы 29нчы йортта да исәпләгеч юк, исәп норматив буенча ясала. 38нче күпфатирлы йортта исә җылылык исәбен алу җиһазы бар, ул төзек, исәпләү шуның күрсәткечләре нигезендә башкарыла. Анда яшәүчеләр җентеклерәк мәгълүматны “ЖилРемСервис” җәмгыяте идарәче оешмасыннан соратала. Адресы: Туймазы, Комаров урамы, 30 яисә 8-937-494-37-78 телефоны һәм оoo.zhilremservis1@yandex.ru электрон адресы буенча. Ниһаять, алар “Туймазы җылылык челтәрләре” җәмгыятенә мөрәҗәгать итәлә (Туймазы, Завод ур., 9; zakupki.tmzteplo@yandex.ru), йортларда яшәүчеләр җылылык чыганаклары белән тәэмин итү буенча турыдан-туры аның белән килешү төзегән.
Фото: gazeta19.ru
Читайте нас