Сәбәбе – илдәге коронавируска бәйле хәл-вакыйгалар. Дәүләт башлыгы нинди генә хәл булмасын, “кешеләрнең сәламәтлеге, гомере һәм хәвефсезлеге беренче урында”, дип исәпли.
Шул ук вакытта ул Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча гомумрусия тавыш бирүне оештыру мәсьәләсенә гаять җитди каравын, бу вакыйганы “илебез, җәмгыятебез өчен мөһим, көнүзәк булуын” билгеләде.
Әйтергә кирәк, тавыш бирү көне моңа кадәр 22 апрельгә тәгаенләнгән иде. Президент төбәкләрдә һәм тоташ ил буенча хәл-вакыйгалар үсешен бәяләгәннән соң яңа тавыш бирү көне турында табибларның һөнәри фикеренә һәм тәкъдимнәренә таянып карар кабул итәргә вәгъдә бирде.