Туймазы хәбәрләре
+27 °С
Облачно
Көнүзәк
27 Марта 2020, 11:45

Без сезгә яктылык бүләк итәбез

Туймазы энергетиклары төбәк һәм үзләренең инвестиция программаларын тормышка ашыра

Соңгы елларда электр энергиясе куллану, нәтиҗәдә челтәрләргә йөкләнеш тә артты. Кулланучыларны хезмәтләндерү сыйфатын яхшырту һәм ышанычлылыгын арттыру өчен предприятие үзенең озайлы инвестиция программасын әзерләгән, ул 2017 елдан башлап өлешләп тормышка ашырыла. Аның кысаларында 6кВ көчергәнешле электр тапшыру линияләре тагын да куәтлерәккә – 10 кВлыга алыштырыла. Өстәвенә, авария сәбәпле ут сүнгән очракта көчергәнешне бер ярдәмче станциядән икенчесенә күчерү мөмкинлеге биргән күләмле эш башкарыла. Быел инвестиция программасы кысаларында энергетиклар 2нче бүлү үзәгендә һәм аңардан тукланган фидерларда җиһаз алыштыруны күздә тота.
Предприятие төрле төбәк программаларында да катнаша. Алар исәбендә – шәхси йортлар төбәгендәге электр челтәрләрен җентекле ремонтлау. Ел башыннан энергетиклар Тукай тыкрыгы һәм Интернационал урамында челтәрләрне яңартты да инде. Әле алар Орджоникидзе урамында эшли.
– Бу урамга җентекле ремонт күптән күз уңында иде, – ди предприятие җитәкчесе Айдар Гыйниятулин. – Мондагы электр тапшыру линияләре баганаларының файдалану вакыты күптән чыкты. Алар урынына яңа тимер-бетон баганалар урнаштырдык. Рухи һәм физик яктан тузган шәрә чыбыкларны үзаллы изоляцияләнгәнгә (СИП) алыштырабыз. Алар кыйммәтрәк булса да, байтак күрсәткечләре буенча элеккесенән яхшырак, шул исәптән энергия чыгымнарын киметү буенча.
Яңа ЛЭП баганаларына Башкортстанда җитештерелгән заманча ут-диод яктырткычлары урнаштырыла. Моннан тыш, элеккеләре урынына тагын да заманчарак исәпләгечләр куела. Алар читтән торып эшли һәм онлайн режимда электр энергиясе куллану күрсәткечен тапшыра. Өч елда шәхси йортлар төбәгендә шундый 2600 исәп җиһазы урнаштырылды. Быел тагын 1000 чамасы җиһаз кору күздә тотыла.
Читайте нас