Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Дождь
Көнүзәк
26 Марта 2020, 12:05

Базарда барыбызга да урын җитәчәк

Туймазы тимер-бетон эшләнмәләр заводын яңарту һәм үзгәртеп коруга кимендә 10 миллион сум салынган

2018 елда 65 еллыгын билгеләгән Туймазы тимер-бетон эшләнмәләр заводы бервакытта да телдән төшмәде. Әмма соңгы елларда исә завод җәмәгатьчелек күз уңыннан югалды. Туймазыда тагын бер сәнәгать ябылган дигән сүзләр таралды. Ләкин предприятиенең юкка чыгуы турындагы сүзләр, гадирәк әйткәндә, күпертелгән: 2018 ел ахырында бирегә “Туймазытехуглерод” җәмгыяте җитәкче менеджерларының берсе – Дмитрий Кольжецов җитәкчелегендә яңа команда килгән.
– Дмитрий Васильевич, 2019 ел – гыйнвардан башлап, декабрьгә кадәр заводка сезнең команда идарә иткән чор. Нәтиҗәләре нинди?
– Берничә ел дәвамында завод зыянга эшләгән, быел без җитештерү, сату күләмен икеләтә арттыруга ирештек һәм елны “нольгә” төгәлләдек. Аңлашыла ки, әлегә уңыш турында сөйләргә иртәрәк. Әмма бу озайлы тоткарлыктан чыгу, миңа калса, яхшы нәтиҗә.
Үткән ел безнең өчен байтак күрсәткечләр буенча нәтиҗәле булды – без апрель-октябрь буе дәвам иткән чорда 130 кешегәчә эшчәннәр штатын тергездек, куәтләрне йөз процентка эшкә кушуга ирештек – предприятие атнага җиде көн 12шәр сәгать эшли.
Соңгы ел ярымда заводны яңарту һәм үзгәртеп коруга кимендә 10 миллион сум сарыф ителде. Бу акчага измә-бетон үзәге төзелде, ике автобетонкатнаштыргыч сатып алынды, заводның җылылык системасы үзгәртеп корылды, яңа металл калып-ларга ия булдык, тимер юл тергезелә башлады. Башкалар исәбендә, без ребрендинг үткәрдек – хәзер безнең яңа логотип бар.
Ай саен “Газпром”ның бер тармагы өчен кимендә йөз вагон әзер продукция төяп озатыла. Заказларның яртысы шуңа туры килә. Безнең тарафтан җитештерелгән измә, бетон һәм тимер-бетон эшләнмәләрнең 20 процентын мөстәкыйль затлар, калганын төзелеш предприятиеләре сатып ала.
– Ун еллап элек предприятиенең элекке җитәкчеләре төп мәшәкать исәбендә предприятиенең зур биләмәсен телгә ала иде. Имеш, асрау авырга туры килә. Сезгә бу комачауламыймы?
– Киресенчә, былтыр без “Газпром” өчен күләмле заказ үтәдек, бу хәтта ярдәм итте: әзер продукцияне шунда сакладык. Артык биләмә һәм биналарны арендага бирәбез. Табыш китерерлек бар нәрсәне эшкә җәлеп итәргә тырышабыз. Мәсәлән, күптән түгел эшсез торган агач эшкәртү цехын эшләтеп җибәрдек, кайчандыр буш торган складта кибет ачабыз.
– Ассортиментны киңәй-тергә уйламыйсызмы?
– Бүген без төзелеш номенклатурасының барысын да җитештерәбез диярлек. Шул исәптән – юл плитәләре дә.
– Чирек гасыр элек Туймазы тимер-бетон эшләнмәләр заводының көндәшләре юк диярлек иде. Бүген хәл үзгәрде һәм хәтта шәхси затлар да кул астындагы чараларда шул ук боҗра һәм юл ташларын коя. Алардан нәрсә исәбенә сез отышлырак?
– Зур уенчылар һәм вак җитештерүчеләр байтак булуга карамастан, базарда барысына да урын җитә. Көндәшләр безне бары тик бернәрсәдә гаепли ала – бу товар бетоны һәм измә өлкәсендәге чәмлелектә. Измә-бетон үзәген эшләтеп җибәргәч, клиентларның байтагы безгә күчте.
– Предприятие штаты тулымы?
– Әйткәнемчә, эшчәннәр саны бездә икеләтә артты. Шул ук вакытта инженер-техника хезмәткәрләре саны элеккечә калды. Әйткәндәй, коллектив сизелерлек яшәрде: белгечләребез уртача 35-45 яшьтә. Безгә әле һаман калыпка салучылар, электрчылар, ОТК контролёрлары, штукатур-буяучылар кирәк, алар эшләнмәне җиренә җиткерә.
– Сез аларга нәрсә тәкъдим итә аласыз?
– Ел ярым элек предприятие эшчәннәре белән җитди әңгәмә булды. Без алардан иң элек күпме хезмәт хакы алырга телисез дип сорадык. “Кимендә 30 мең сум”, – дигән җавап алдык. Без ризалаштык. Әмма мондый хезмәт хакына айлык план үтәлгән очракта гына исәп тота алуларын сөйләштек. Бүген бездә уртача хезмәт хакы 33 мең сумгача тәшкил итә. Ул вакытында һәм аена ике тапкыр түләнә.
Эш урынына һәм өйләренә теләге булганнарны вахта микроавтобусы йөртә, озакламый янә ашханә эшли башлаячак.
– Якын киләчәккә нинди бурычлар куясыз?
– Күләмне арттыру, яңа сәнәгатьне үзләштерү. Тагын бер ният – предприятие биләмәсендә төзелеш чималы үзәге ачу. Моның өчен, әйтеп киткәнемчә, буш торган складны кибеткә үзгәртәчәкбез. Безнең компанияләр төркеме берьюлы күпләп сату бәяләре буенча төзелеш чималларының киң ассортиментын җитештерә яки сатып ала: цемент, арматура, агач чималы, металлпрофиль һәм башкалар. Озакламый брусчатка һәм керамзит блоклар җитештерүне тергезәчәкбез. Аларны сатуны бездән башка кем оештырырга тиеш? Арытабан исә тимер-бетон эшләнмәләр җитештерүдә генә тукталмыйча, сәнәгатьне төрләндерәсе килә.
Читайте нас