Май аенда илебездә ике дәүләт бәйрәме – 1 Май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме һәм 9 май – Җиңү көне билгеләнә. Бу эш көне булмаган бәйрәм көннәре.
Эшчәннәр тарафыннан ял һәм эш көне булмаган бәйрәм көннәрен нәтиҗәле файдалану максатында шимбә, 4 гыйнварга туры килгән ял көне дүшәмбе, 4 майга, якшәмбе, 5 гыйнвар – сишәмбе, 5 майга күчерелде.
Шулай итеп, бәйрәм көннәре уңаеннан биш көнлек эш атнасында 1, 2, 3, 4, 5, 9, 10, 11 май ял көннәре булачак. Пәнҗешәмбе, 30 апрельдә һәм җомга, 8 майда эш көне бер сәгатькә кыскара.