Әгертамак төбәгенә барган юллар иң мәшәкатьлеләр исәбендә. Бу бигрәк тә язгы пычракта сизелә, кайбер юллардан үтмәле булмый, шофёрлар автомобильләрен юл читендә калдырып, өенә җәяүләп кайта.
Кар сулары салынган юлларны җимермәсен-юдырмасын өчен, бу төбәктәге су агызу юлларын чистартканнар. Әлеге эш белән “Юл төзү компаниясе” җәмгыяте (Уфа шәһәре) хезмәткәрләре шөгыльләнгән, алар моның өчен “Туймазанефть” нефть-газ чыгару идарәсенең пар җитештерү җайланмасын кулланган. Әмма бу җайланма белән эш әллә ни тиз бармаган. Мәсәлән, алты метрлы торбаны боздан арчуга алар бер сәгатьләп вакытын сарыф иткән. Хәзер эш төгәлләнгән, су юллары ачык, әгертамаклыларга ташу хәвефе янамый.
Шушы көннәрдә авария-коткару берләшмәләре “мул су”га әзерлеген күрсәтте. Шәһәр мәйданында эзләү-коткару отряды, 48нче янгын сүндерү бүлеге, автотранспорт предприятиесе, төрле хезмәт һәм оешмаларның язгы ташу чорында авария-коткару эшләрен үткәрүгә әзерлеге тикшерелде.
Тракторлар, автокран, автобус, юл-төзү һәм ассенизация-суырту техникасы, йөзү чаралары, шулай ук төрле җайланма һәм җиһазлар, саклану чаралары бер сафка тезелде. Туймазылыларның быелгы ташуга җитди әзерләнүе күренеп торды.
Кайбер хезмәтләр җиһазларын яңарта алган. Мәсәлән, төбәк эзләү-коткару отряды янә бер – күләмлерәк көймә сатып алган. Гадәттән тыш хәл очрагында аның ярдәмендә су басу төбәгеннән берьюлы 4-6 кешене чыгарып була. “Туймазыводоканал”да да (аның авария-диспетчер бригадасы да ташу нәтиҗәләреннән арындыруга җәлеп ителәчәк) кабартылучы көймә барлыкка килгән.
Туймазы районы халык хәвефсезлеген тәэмин итү идарәсе начальнигы Артур Муллагалиев сүзләренә караганда, барлык предприятие һәм оешмалар боз китү һәм ташуга әзер. Алар тиешле техника һәм җиһаз белән тәэмин ителгән. Шәхси состав белән укыту-күнегүләр үткәрелгән.