Туймазы хәбәрләре
+20 °С
Облачно
Көнүзәк
23 Марта 2020, 08:40

Карантин чорында балаларга нинди шөгыль табарга?

«Туймазы хәбәрләре» гәзите гаилә өчен буш вакытны файдалы уздыру ысулларын өйрәнде


Замана кешеләре гадәттә гаиләгә бөтенләй вакыт җитмәүдән зарлана. Коронавирус нәтиҗәсендә ихтимал карантин һәм мәктәпләрдә планнан тыш каникул бу кимчелектән арыну өчен иң кулай чор. Сезнең игътибарга карантин сәбәпле бушаган вакытны үзегез һәм гаиләгез өчен файдалы итеп үткәрү турында берничә киңәш тәкъдим итәбез.
Белемне арттырырга
Мәҗбүри ял чорын ниндидер яңа белем, мәсәлән, инглиз телен яисә яңа компьютер программаларын үзләштерүгә (бу сезгә киләчәктә бик кирәк булачак), шулай ук балалар белән шөгыльләнүгә һәм мәктәп программасындагы кайбер фәннәр буенча кимчелекләрдән арынуга сарыф итәргә мөмкин. Программалаштыру, дизайн, идарә һәм маркетинг юнәлешләре буенча түләүсез курслар https://geekbrains.ru/ сәхифәсендә урнаштырылган.
Аларга керү өчен башта теркәлергә, аннары карантин буенча фикер ачыклау үтәргә кирәк. Курслар 1-3 көн дәвамында ачылачак.
Күмәк уеннар
Шахмат, шашка, лото, монополия, уно, алиас, пазллар, төрле хәрәкәтле уеннар – җаныгыз ни тели. Күмәк уеннар безгә гаилә ялын күңелле һәм файдалы үткәрергә ярдәм итәр.
“Нәрсә югалган?” уены
Вакыт уздыру һәм балага игътибарын тупларга ярдәм итү өчен шәп шөгыль бу. Моның өчен төрле әйберләр алыгыз, аларны өстәлгә таратып салыгыз һәм балага, аларны карап, исәбен һәм һәркайсының урынын истә калдырырга кушыгыз. Аннары улыгыз яисә кызыгыздан борылып торуын үтенергә, берәр әйберне алып куярга яисә урынын алыштырырга кирәк. Бала өстәлдән нәрсә югалуын яисә урын үзгәрүен әйтергә тиеш.
Юрганнардан шалаш
Шалаш төзергә рөхсәт итсәгез, бала берничә сәгатькә шөгыль табачак. Әмма корылма өчен кул астындагы бар әйбер эшкә яраячак – мендәр, юрган, урындыклар, хәтта күлмәкләр. Моңа әзер булырга кирәк.
Андый шалашта яшеренергә кулай. Анда китап уку да кызыклырак. Дәрес әзерләү дә җиңелрәк булачак.
Бергәләп кино карарга
Русиянең зур кинотеатрлары, шул исәптән Okko, Ivi, Premier, “КиноПоиск HD” һәм more.tv карантинга бәйле чаралар турында хәбәр итте. Мәсәлән, Okko онлайн-кинотеатрында коронавирус карантины нәтиҗәсендә өйдә утырырга мәҗбүр кешеләр өчен түләүсез кино карау мөмкинлеге биргән чат-бот эшли башлады. Чат-бот 14 көн гамәлдә булачак “Оптимум” язылу пакетына промокод җибәрә, аның белән даими язылмаган кулланучылар куллана ала. Ivi онлайн-кинотеатры исә яңа кулланучылар өчен язылу 1 сумнан булуын хәбәр итә. Premier онлайн-кинотеатры «Газпром-медиа холдинг»та иҗат ителгән контентларны түләүсез карау мөмкинлеге тәкъдим итә. “КиноПоиск HD” сервисы әлеге мизгелдә язылмаган кулланучылар өчен апрель ахырына кадәр контентка түләүсез керү мөмкинлеге тәэмин итә. Шундый ук тәкъдим бер айга more.tv онлайн-сервисында да бар.
Китап уку
Өйдә утыруның тагын бер уңай ягы – китап уку мөмкинлеге. Нәрсә укуыгыз да мөһим түгел – фантастикамы, детективмы, хатын-кызлар романы яисә үз-үзеңне үстерү китапларымы. Теләсә кайсы китап сезгә файда китерәчәк!
Өстәвенә, каникулда Туймазы китапханәләре барысы да эшләячәк. Биләмәара үзәк китапханә директоры Әлфия Шәйдуллина сүзләренә караганда китапханәләрдә төрле күләмле чаралар кичектерелгән, әмма балалар элеккечә китапларын билгеләнгән көнне килеп алмаштыра ала. Әгәр малайлар һәм кызлар китапларының вакытын озайтырга теләсә, моның өчен бары тик китапханәгә шалтыратырга кирәк. Китапханәләрнең телефон номерлары, кызыклы мәгълүмат https:// www.tuimazimcb.ru сәхифәсендә.
Сезнең өчен төрле темага: хәтерне ныгытудан башлап, теологиягә кадәр 70 түләүсез электрон китап таптык. Аларны сәхифәдә, “Альпины” кушымтасында яисә үзегезгә күчереп алып укырга була. Моның өчен Альпина.Книги сәхифәсендә теркәлергә кирәк һәм GIFT_STAYHOME промокодын язарга. https:// www.alpinabook.ru/.
Иҗат белән шөгыльләнергә
Рәсем төшерергә, тегәргә, тортлар пешерергә хыялландыгыз, әмма вакытыгыз җитмәдеме? Карантин – хыялны тормышка ашыру һәм яңалык өйрәнү өчен яхшы сәбәп.
Туймазыда Николай Шарапов җитәкчелегендәге “Телешкола. Медиа-класс” балалар өчен читтән торып дәресләр үткәрә. Анда балалар теле-радио осталыгы, интернет блогы алып барырга, видеороликлар (челенджлар) ясарга, кадр-
да эшләргә, җәмәгать челтәрләре өчен текстлар әзерләргә өйрәнә. Телефон: 8-937-310-17-31 (Комаров ур., 2а).
Дүшәмбе, 23 марттан, “Language school” тел мәктәбе инглиз теле, робот техникасы һәм программалаштыру буенча дәресләрне онлайн тәртиптә үткәрә башлаячак. Хәтта яңа укучылар да языла ала. Телефон: 8-927-942-66-12 (Островский ур., 9б).
Йорт эшләрен башкарырга
Карантин игълан ителсә дә, йорт эшләрен беркем дә туктатмаган. Төрле инфекцияләргә каршы көрәш чарасы буларак, өйне җентекле җыештырып чыгыгыз. Балагызга үзенең шкафын, эш өстәлен тәртипкә китерергә кушыгыз. Гадәттә моңа вакыты җитми аларның.
Гаилә белән саф һавада йөрергә
Әлбәттә, саф һавада йөрү турында онытмагыз. Көн дә урамга чыгу файдалы да, кирәк тә. Әмма өшемәс өчен һава торышына карап киенегез.
Файдалы сылтамалар
Хәбәр итүебезчә, хәвефсезлек күзлегеннән чыгып, күп кенә мәдәни-күңел ачу чаралары тыелды. Әмма шул ук вакытта төрле илләр һәм музейларны – Эрмитаж, Третьяковка галереясе, Лувр һәм башка бик күп кызыклы җирләрне, шул исәптән Зур театр, Вена операсы спектакльләрен түләүсез онлайн карау мөмкинлеге бар. Аларга сылтамаларны “Туймазы хәбәрләре” гәзите сәхифәсенә кереп карарга була (tv.rbsmi.ru).
Читайте нас