Теләсә кайсы зур предприятиенең уңыш сере – белемле җитәкчеләр һәм оста хезмәткәрләрдән тупланган команда ул. Шуңа күрә «ТЗА» Җәмгыяте менә байтак еллар инде булачак алмаш: сваркачылар, токарьлар, слесарьлар, технологлар әзерләгән Туймазы индустрия колледжы белән тыгыз хезмәттәшлек итә.
Бергә башкарган эш ике як өчен дә файдалы: студентлар сәнәгатьтә тәҗрибә туплый һәм, кагыйдә буларак, заводка эшкә килә, предприятие исә үзенә квалификацияле белгечләр җыя.
Күптән түгел “Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы” җәмгыяте җитәкчеләре “Машина эшләү технологиясе” белгечлеге буенча дүртенче курс студентларының «түгәрәк өстәле»ндә катнашты.
Очрашу барышында укучыларга завод эшчәнлеге, һәр цехның үзенчәлеге турында сөйләделәр. Соңыннан җитәкчеләр яшьләрнең сорауларына җавап бирде.
Студентларны иң борчыган мәсьәлә – хезмәт хакы һәм җәмәгать ярдәме. Җәмгыятьнең алмаш мәсьәләләре буенча директоры вазифаларын башкаручы Евгения Прес-някова яшь белгечләргә бар яклап та булышлык итүләрен ассызыклады: түләүле стажировка, төрле чәмләндерү-хуплау чаралары, иң мөһиме – һөнәр баскычы буенча үрләү мөмкинлеге бу.
– Яшьләр туган шәһәрләрендә яшәсен һәм эшләсен өчен заводта бар шартлар да тудырылган, – дип билгеләде Евгения Анатольевна. – Эшче үзенең квалификациясен күтәрергә, югары белем алырга тели икән, без аңа бик теләп ярдәм итәбез. Эшчеләр барысын да хәл итә, һәр предприятиене һөнәр осталары җәлеп итә. Безнең технологларыбызның байтагы – пенсия яшенә якынлашкан һәм пенсиядәге кешеләр, алар үз тәҗрибәсен уртаклашырга әзер. Аларга лаек алмаш әзерләргә кирәк безгә.