18 марттан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республикада коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатында югары әзерлек тәртибе кертте.
Аның кысаларында штабның эшчәнлеге тәүлек әйләнәсенә оештырыла, әйләнә-тирә мохитне күздә тоту көчәйтелгән, республикага килгән затларны ОРВИ билгеләре булу-булмауга җентекле тикшерү тәэмин ителә, гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү һәм кабатлану буенча ашыгыч чаралар кабул ителә.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда әлегә коронавирус инфекциясе белән зарарлану очрак-лары теркәлмәгән. Әле республика стационарларында шик төшкән 48 кеше, шул исәптән 8 бала ята.
Югары профилактика чаралары кертү шуның белән аңлатыла, республикага көн саен дистәләгән кеше килә, шул исәптән, коронавирус белән зарарлану очраклары расланган илләр һәм төбәкләрдән.
Хөкүмәттә коронавирус инфекциясе таралу ихтималына юл куймау мәсьәләләре буенча ашыгыч киңәшмә барышында Радий Хәбиров кимендә 250 кеше һәм чит ил кешеләре катнашкан мәдәни, спорт һәм эшлекле чараларны үткәрмәү яисә күчерүне таләп итте.
Төбәк Башлыгы шулай ук мәктәпләрдә язгы каникулны 6 апрельгә кадәр озайту карарын кабул итте. Югары һәм махсус урта уку йортларына да читтән торып укытуга күчәргә кушылды.
Республика коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау штабының “ашыгыч элемтә” телефоны: +7 (347) 286-58-27.