Туймазы хәбәрләре
+24 °С
Ясно
Көнүзәк
17 Марта 2020, 06:40

Юл хезмәтләре өчен ял көннәре юк

Якшәмбе көнне шәһәрдән 50 кубометр кар чыгарылган

Һава торышы гаҗәп-ләндерүдән туктамый. Җомга көнне шәһәрдә юлларны чәмле ремонтласалар, якшәмбе кабат ашыгыч рәвештә яуган кардан арынырга туры килде.
Ял дәвамында махсус полигонга 50 кубометр кар чыгарылды. Дүшәмбе бу эш дәвам итте. Анда “ДорСтрой”, “Независимый центр дорожная экспертиза” җәмгыятьләре, шәхси эшкуар З.Н. Нәфыйкова техникасы һәм белгечләре җәлеп ителде.
Шәһәр биләмәсенең төзекләндерү бүлеге начальнигы Ирек Шакиров сүзләренә караганда, кар эреп, юллар кибү белән эш башкаручылар янә юллардагы чокырларны ремонтлауга керешәчәк. Бу эш бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы янындагы юл кичүе, тоннель, С. Юлаев һәм Октябрьнең 70 еллыгы, Совет һәм Төньяк урамнары чатлары, шулай ук Октябрьнең 70 еллыгы, Совет, Урманчы Морозов, Островский, Мичурин, Луначарский урамнарында башкарылачак.
Зилә Абдуллина фотосы.
Читайте нас