Туймазы хәбәрләре
+18 °С
Дождь
Көнүзәк
17 Марта 2020, 09:00

Кем булуына карамастан, тәнкыйть утына тотарга

1937 елда Туймазы авылы эшчеләр бистәсенә үзгәртелгәч, рус телендә гәзит чыгару ихтыяҗы туа.

1937 елда Туймазы авылы эшчеләр бистәсенә үзгәртелгәч, рус телендә гәзит чыгару ихтыяҗы туа. Һәм ул оештырыла. Аның исеме – “Путь Ленина” татар телендә чыгып килгән “Ленин юлы” басмасын кабатлый. Әмма бу мөстәкыйль гәзит була.
Баш мөхәррире итеп Югары Троицкийдан Л. Осин тәгаенләнгән басманың беренче саны 1938 елның 29 августында дөнья күрә. Ике елдан соң редакция карамагында каләм тибрәтүчеләр һәм әдәбият яратучылар түгәрәге оештырыла, аның белән танылган шагыйрь Тимер Арслан хезмәттәшлек итә. 1940 елның гыйнварыннан августка кадәр гәзитнең әдәби хезмәткәре вазифасын Евгений Столяров үти. Соңыннан – Социалистик Хезмәт Герое, “Башнефть” сәнәгать берләшмәсе баш директоры.
Ул елларда район матбугатын ВКП(б)ның район комитеты хезмәткәрләре күздә тота. Кызык, алар цензура белән генә шөгыльләнеп калмый, арытабан ничек эшләү җәһәтеннән киңәш-тәкъдимнәр дә бирә. Кайвакыт гаять эшлеклеләрне. Район комитетының 1939 елның маендагы бер карары: “Ленин юлы” һәм “Путь Ленина” гәзитләре редакторлары иптәш Насыйбуллин һәм иптәш Осинга даими рәвештә бораулау, нефть чыгару эшен яктыртуны йөкләтергә һәм, кем булуына карамастан, тәвәккәл рәвештә большевикларча тәнкыйть утына тоту эшен җәелдерергә...”
Бөек Ватан сугышы башлангач, катгый экономия чоры җитә. Район гәзитләре аена дүрт тапкыр һәм ике битле генә булып чыга. Редакцияләрнең штаты нык кыс-кара. 1941 елның 9 сентябрендә Осин редакция буенча соңгы боерыгын чыгара: “Кызыл Армия сафларына чакырылу сәбәпле, “Путь Ленина” гәзите мөхәррире вазифаларыннан баш тартам”. Озакламый “Ленин юлы” гәзите редакторы З. Насыйбуллин да армиягә алына һәм фронтка озатыла. Аларның язмышы аерыла. Осин 21нче гвардия атучылар дивизиясе исәбендә алыша, өч Кызыл Йолдыз ордены, берничә медаль белән бүләклә-нә. Демобилизациядән соң Түбән Новгородта яши, 1991 елда вафат була. Насыйбуллин исә 1943 елда Витебск янында һәлак була.
Читайте нас