Кар эрегән һәм температура алышынган чорда юл түшәмәсен сак-лап калу максатында
1 апрельдән 1 майга кадәр район һәм шәһәр автомобиль юлларында күчәр йөкләнеше рөхсәт ителгән күләмнән арткан йөк ташучы барлык төр транспорт чаралары хәрәкәтенә чикләүләр кертелә.
Әлеге чикләү кагылган транспорт чараларына Туймазы районы буенча йөрергә (Башкортстан Республикасы юл хуҗалыгы идарәсе карамагындагы автомобиль юлларыннан кала) үткәрү-рөхсәт таныклыклары алу өчен район Хакимиятенең сәнәгать, төзелеш, транспорт һәм элемтә бүлегенә (Островский ур., 34-304, телефон: 7-99-15) мөрәҗәгать итәргә.
Туймазы шәһәрендә хәрәкәт итү өчен – шәһәр биләмәсе хакимиятенең төзекләндерү бүлегенә (Островский ур., 52, телефон: 5-02-55).