Туймазыда БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Рөстәм Ахунов чираттагы тапкыр халыкны кабул итте. Мөрәҗәгатьләрнең күбесе төзекләндерүгә, инвалидларга ярдәм итүгә һәм микрофинанс оешмаларына салынган акчаны кире кайтаруга кагылды.
Үзәк мәдәният паркы директоры Дмитрий Ващук Чернобыль АЭСында казадан арындыруда катнашкан ветераннарга юбилей медальләрен алуда ярдәм күрсәтүне үтенде.
– Район Хакимияте безгә күп мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итә, – диде Дмит-рий Степанович. – Атап әйткәндә, чернобыльчеләргә 30 торак сертификаты бирелде. Аларны Чернобыль казасыннан арынуның 35 еллыгына багышланган юбилей медальләре белән бүләкләүдә ярдәм итүегезне үтенәбез. Барлык кирәкле документлар республика Хөкүмәтенә күптән җибәрелде, әмма әлегә кадәр расланмаган алар.
Рөстәм Ринат улы бу мәсьәләне тикшереп, Башкортстан Республикасы Башлыгы карамагындагы Дәүләт бүләкләре комитетына мөрәҗәгать итәчәген вәгъдә итте.
Пенсиядәге ханым Нөркәйдә җәмәгать транспорты тукталышы урнаштыруны үтенде.
– Сез тукталыш төзүне үтенгән юл республика Юл хуҗалыгы идарәсе карамагында, – дип аңлатты Ахунов. – Ул югары тизлектәге юл һәм анда объектлар урнаштыру төрле ГОСТлар белән көйләнә. Киләчәктә бу уңайдан БР Юл хуҗалыгы идарәсе һәм район Хакимиятенең уртак комиссиясе җыелачак.
Инвалид-балаларның әниләре дару препаратлары һәм махсус инвалид кәнәфиләре хәстәрләү уңаеннан ярдәм сорады.
Сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар һәм үсмерләрне реабилитацияләү бүлекчәсе мөдире Нәфисә Сәлимова күрү сәләтен диагностикалау җиһазы сатып алуда ярдәм иткәне өчен Ахуновка рәхмәт белдерде һәм үзенчәлекле балалар белән эшләгәндә кулланылучы дидактика материаллары җәһәтеннән ярдәм сорады.
– Бөре дәүләт җәмәгать-педагогика академиясе белән элемтәгә кереп, методика ярдәме күрсәтүне үтенермен, – дип ышандырды депутат.