Бу көннәрдә тоташ республикада биләмәләр кыш буе тупланган чүп-чардан тазартылачак, балалар һәм спорт мәйданчыклары ремонтланачак, агач-куаклар утыртылачак. Экология чарасында туймазылылар да катнашачак. Билгеләнгән көннәрдә оешма һәм предприятие эшчәннәре, студент-яшьләр парк һәм скверларны тәртипкә китерәчәк, үзәк урамнарда бордюрларны акшарлаячак, агачлар утыртачак.