Туймазы хәбәрләре
+14 °С
Облачно
Көнүзәк
27 Февраля 2020, 06:45

«Беленнәр, коймаклар, Чаж да чож табада!”

24 февральдән 1 мартка кадәр Май чабу атнасы уза

Май чабу – Русиядә иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе. Аны билгеләү – кышны озату һәм зарыгып көткән язны каршылау ул. Бөек пост алдыннан килгән бу көннәрне кунаклар каршылап, аларны мулдан сыйлау гадәте бар. Май чабу атнасының төп сые исә гадәттәгечә – белен. Безнең күп милләтле районда аның ниндиен генә әзерләмиләр. Без сезгә берничә ысулны тәкъдим итәбез. Һәр авылда, һәр гаиләдә шушы ризыкның үзенчәлекле рецепты саклана.

Русларның юка белене
Ирина Токарева, муниципалитет-район Хакимияте башлыгы урынбасары:
– Әниемнән калган ысул турында бәян итәчәкмен. Аның бер үзенчәлеге бар: кулланылган ризык күләменә карап, нәтиҗәсе дә төрлечә: йомырка күбрәк кушсагыз – беленнәр тыгызрак, шикәрне күбрәк салсагыз – баллырак, кызарыбрак пешәчәк, су өстәсәгез – юкарак һәм тишекле-челтәрлерәк булачак.
Кирәк булачак: 2-3 йомырка, 1-2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй кашыгы тоз, 1 литр сөт (ярты литр сөткә ярты литр су кушарга була), 12-15 аш кашыгы он (1-2нче сорт отышлырак), 1 аш кашыгы үсемлек мае.
Әзерләү: йомырканы шикәр комы һәм тоз кушып тугларга, сөт кушарга һәм тагын тугларга. Иләнгән он кушып, сыек каймак хәленә җиткерергә. Үсемлек мае кушарга һәм яхшылап болгатырга. Таба кызган арада, камыр бераз торсын (ике табада пешерү уңайлы). Беленнәрне пешереп алып, эретелгән акмай белән майларга.
Башкортларның юка коймагы
Гөлмирә БИКБУЛАТОВА, 6нчы мәктәпнең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы:
– Зөлия апам Зианчура районының Исәнгул авылында үзәк район хастаханәсендә эшли. Милли аш-суга оста ул безнең, шуңа күрә байтак ризык пешерү ысулларына аңардан өйрәнәм.
Кирәк булачак: 2 йомырка, бер литр җылы сөт, берәр чәй кашыгы тоз һәм сода, берәр аш кашыгы каймак һәм үсемлек мае, таба майлау өчен май, кирәгенчә он.
Әзерләү: йомырканы сөткә кушып тугларга, тоз, сода, аннары каймак һәм май кушарга. Барысын бергә бутарга. Сыек каймак хәленә җиткәнче, аз-азлап иләнгән он өстәргә. Табаны кыздырып, акмай яки терлек мае белән майларга. Коймакны пешерергә. Теләге булган кеше майлап яки төрле эчлек белән ашый ала.
Татарча тәбикмәк (әче камырдан)
Люция ХӘМИДУЛЛИНА, бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводының юл хуҗалыгы эшчәне:
– Мин Бишкурай авылында туып үстем. Бәй-рәмнәрдә тәбикмәк һәрчак табын күрке булыр иде. Аның исе иртән-иртүк бөтен өйгә тарала – әнки тәбикмәк пешерә. Хәзер гаиләм өчен тәбикмәкне үзем пешерәм. Алар күпереп пешә, тәмле, туклыклы була.
Кирәк булачак: 1 литр сөт, 400 г манный, 3 аш кашыгы үсемлек мае,
2 аш кашыгы майонез,
1 стакан он, 6-7 йомырка,
3 чәй кашыгы чүпрә, бер тулмаган стакан кайнап торган су, тәменчә тоз, тәбикмәкләрне майлау өчен акмай.
Әзерләү: сөтне җы-лытырга, манный кушып, аны бүртергә калдырырга. Аерым савытта йомырка тугларга, үсемлек мае чүпрә, он, майонез кушарга. Шушы катнашманы бүрткән манный өстенә салырга. Камыр кабаргач, болгатып төшерергә. Аның икенчегә кабарып менүен көтәргә. Кайнап торган су кушып, пешерә башларга.
Әзер тәбикмәкне акмай белән майларга.
Русларның тары белене
Вера ОДИНЦОВА-Латыйпова, Собханкул мәдәният йортының
“За околицей” вокал коллективы әгъзасы:
– Никитинка авылында яшәгән әбиемнең белен пешерүе истә. Арыш оныннан иде ул. Әби атнасына бер тапкыр күмәч салыр һәм шунда ук мичтә белен өлгертер иде. Без, бала-чага, бу көнне сагынып көтеп алдык! Тары белене ысулын тормышка чыккач өйрәндем. Гаиләмә ошый, гәзит укучыларыбыз да хуплар дип ышанам.
Кирәк булачак: 1 стакан тары ярмасы, 2-3 стакан он, 1 йомырка,
1 литр җылы сөт, 3 чәй кашыгы чүпрә, тәменчә тоз, шикәр комы.
Әзерләү: тары ярмасын иттарткычтан чыгарырга. Бөтен катнашмаларны бергә кушарга. Камыр салынган савытны 1,5-2 сәгатькә җылы урынга куярга. Камыр күтәрелгәч, аны болгатып кире төшерергә һәм тагын бер тапкыр күтәрелүен көтәргә.
Әзер беленнәрне майларга.

Кишер икерчие (чувашларның кишер белене)
Галина ЕФРЕМОВА,
“Сеспель” чуваш ансамбле җитәкчесе:
– Күптән түгел әниемнең аш-су китабына юлыктым. Анда әбием пешергән белен рецепты да бар икән. Аларны әзерләү ысулы төрле-төрле: кефирга да, сөткә дә, чүпрәгә дә, кишергә дә пешергәннәр. «Туймазы хәбәрләре» гәзитен укучыларга кишер белене серләрен чишәм.
Кирәк булачак: 300 г кишер, бер тулмаган стакан сөт,
1 йомырка, 15 г чүпрә, 30 г эретелгән акмай, 100 г он, тәменчә шикәр комы, тоз, эчлек өчен каймак яки повидло.
Әзерләү: кишерне юарга һәм пешерергә, угычтан уарга, шуңа сөтнең яртысын кушарга. Катнашманы кайнатырга, 50 г он кушып, төерләре беткәнче туг-ларга һәм, болгата-болгата, аз-азлап калган сөтне кушарга.
Уттан алып, бераз суытырга. Тугланган йомырка, калган онны, җылы суда җебетелгән чүпрәне кушып, тагын тугларга. Камырны җылы урынга урнаштырырга.
Ул кабарып менгәч, эретелгән акмай, шикәр комы, тоз, 20 г җылы су кушарга һәм камыр күбекләнгәнче болгатырга. Аннары өстен каплап, янә җылы урынга куярга. Камыр тагын бер тапкыр кабаргач, беленне кыздырылган майлы табада пешерергә. Әзер беленне каймак яки повидло белән бирәләр.
Читайте нас