28 февральдә
Райман мәдәният йортында гармунчыларның IV район бәйгесе. Бәйгечеләрне тыңлау 10.00 сәгатьтә башлана, 16.00 сәгатьтә – Йомгаклау концерты.
29 февральдә
10.00 сәгатьтә район мәктәпләрендә “Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне” бөтенрусия чарасы. 11нче сыйныф укучыларының әти-әниләре тарих буенча имтихан тапшырып караячак.
11.00 сәгатьтә шәһәр мәйданында – Май чабу бәйрәме. Программада – уеннар, ярышлар, районның иҗат коллективлары чыгышлары, җыр, бию.