Серафимовка мәктәбендәге юнәлешле кадет сыйныфлары 2011 елда барлыкка килгән. Анда мәктәп укучыларын хәрби хезмәткә һәм Оборона министрлыгының югары уку йортларында укуга әзерлиләр. Шуңа күрә гомумбелем программасыннан кала, кызлар һәм егетләр хәрби хезмәт нигезләрен дә өйрәнә – сафта йөрү, үз-үзләрен яклау алымнары, алыш тәртибе һәм ату нигезләре бу, дзюдо белән шөгыльләнә. Кадет сыйныфына эләгү бик күп кыз һәм малайның хыялы, әмма бер теләк кенә аз – сәламәтлегең нык, холкың чыныккан булу да зарур.
Бүген мәктәптә 49 кадет белем ала. Алар сыйныфташларыннан аерылып тора. Чагу шевронлы матур кара формада гына түгел эш – бишенче сыйныфта укучы кадетларның да карашы җитди, гәүдә-сыны төз, ыспай. Бу бигрәк тә мәктәптә Кадет көне үткәрелгәндә сизелә – яшь хәрбиләр ант итә.
Шушы күркәм чара узган җомгада да үтте. Юнәлешле сыйныф укучылары да, укытучылар да аны ел саен дулкынланып көтеп ала. Мәктәпнең хәрби җитәкчеләре – запастагы подполковник Тәлгать Зәйнуллин һәм запастагы майор Рифкать Даянов иңендә зур җаваплылык. Сафларның төзлеге, адымнарның ныклыгы һәм командалар үтәлеше төгәллеге өчен нәкъ алар җавап бирә.
Кадет көне рухы буенча хәрби ант кабул итүгә тиң. Быел кадет антын 12 бишенче сыйныф һәм тугыз алтынчы сыйныф укучысы кабул итте. Тантаналы форма кигән егет һәм кызлар күз алдында үсеп-ныгып киткәндәй тоелды. Тын калып, “смирно” боерыгы буенча кылдай тартылып, алар илебез гимнын тыңлады. Аннары чатнап торган тавыш белән үзләрен хәрби хезмәткә әзерләргә һәм башкалар өчен үрнәк булырга вәгъдә итте. “Русиягә хезмәт итәм!” – дип сөенеп кабатлады тәрбияләнүчеләр һәм, һәр адымын шакылдатып басып, урыннарына юнәлде.
Чара кунаклары һәм катнашучылар өчен концерт әзерләнгән иде – кадетлар ватанга тугрылык рухындагы җырлар башкарды, шигырьләр сөйләде, кул көрәше һәм дзюдо күнекмәләрен күрсәтте.
– Юнәлешле сыйныф укучылары тормышында Кадет көне – үзенчәлекле чик ул, – диде мәктәп директорының тәрбия эше буенча урынбасары Иван Белоусов. – Ант иткәннән соң, аларның тәрбиялелеге арта, хәрби әзерлек буенча дәрестән тыш чараларга җитдирәк карый башлый. Без укучылардан үз илебезнең хәрби намус кадерен белгән чын гражданнарын тәрбияләргә тырышабыз, ант итү аларга сайлаган юлларының мөһимлеген аңларга ярдәм итә.