“Уралтехнострой-Туймазыхиммаш” җәмгыятенең йөк күтәртү механизмнарын ремонтлау һәм хезмәтләндерү бригадасы тугыз кешедән гыйбарәт. Мастер Рафаил Мозафаров һәм бригадир Рамил Җәмгытдинов кул астында слесарь-ремонтчылар Анатолий Верников, Илнур Миңнегалин, Олег Чернов, Ринат Мөҗипов, электр корылмалары җыючы-слесарь Александр Синицин, электрчылар Вячеслав Ребенчук һәм Илдар Нуретдинов хезмәт сала.
Бригада карамагында предприятие биләмәсе буенча чәчелгән йөздән артык күперле краннар, тельферлар, кран-балкалар. Зур булмаган бу коллективның төп бурычы – шушы краннарның тәүлегенә 24 сәгать һәм атнасына җиде көн өзеклексез эшләвен тәэмин итү өчен мөмкин булганның барысын да эшләү, хәтта мөмкин булмаганын да.
– Әйе, җиһазлар асылда яңа түгел, – ди Мозафаров. – Әмма алар СССР заманында җитештерелгән, шактый чыдам. Димәк, әле тагын хезмәт итәчәк.
Бригада күптән урнашкан тәртип буенча эшли – көн саен цехлар түбәсенә менеп, үз карамагындагы җиһазларны карый-барлый, кран-балка белән көн дә эшләгән кранчылардан сораша. Әгәр берәр җитешсезлек ачыкланса, аны шунда ук төзәтергә тырыша.
– Берәр өлеш әлегә эшли, әмма менә-менә сафтан чыгарга тора икән, кимчелек беркетмәсе төзелә, гариза языла һәм яңа өлеш сатып алына, – дип дәвам итә Рафаил Газыймҗан улы. – Безнең эштә иң мөһиме – сыйфат һәм җитезлек. Чөнки завод эшчәнлеген бер минутка да туктатырга ярамый. Шуңа күрә ремонтны сәнәгатькә зыян салмаслык итеп башкарырга тырышабыз. Цех түбәсе астында башкарылган эшне җиңел һәм тыныч дип атап булмый. Әмма без өйрәнгән инде. Өстәвенә, һәрвакыт «һавада асылынып» торырга туры килми, өстә махсус мәйданчыклар бар, кранны шуларга китерәләр. Шулай да кул астында эшләгән кешеләр өчен борчылам – мин аларның хәвефсезлеге өчен җавап бирәм.
Үз эшен бригада белгечләре табиб хезмәте белән чагыштыра: техника да кеше кебек, картаерга һәм “сихәте китәргә” мөмкин. Шуңа көн саен өскә менеп, беренчел диагноз куярга кирәк аларга. Булдыралганнар икән – бу уңышның яртысы. Димәк, сафтан чыккан җиһазга җан өреп, гомерен озынайтырга була һәм ул заводка файда китерәчәк әле.
Мозафаров йөк күтәртү механизмнары белән эшләү нәселдән килүен белдерде: әтисе байтак еллар кранда эшләгән һәм аларга мөкиббәнлек улына да күчкән, күрәсең. Рафаил Газимҗан улы 40 елдан артык үз белгечле буенча эшли. Шуның җиде елын – «Уралтехнострой-Туймазыхиммаш» җәмгыя-тендә.
Хәер, бригаданың башка эшчәннәре дә саллы тәҗрибәгә ия: һәркайсының стажы кимендә ун ел.
– Коллективыбыз бик тату, – диде хушлашканда Мозафаров. – Безне эш кенә берләштерми: бәйрәмнәрне, туган көннәрне бергә билгелибез, уртак мавыгуларыбыз да бар – берәүләр балыкчы, икенчеләре машинага мөкиббән, өченчеләре – бакчачы. Без бергә – шунысы мөһим.