Ярышларда җиңүгә һәм дөнья мәйданында илебезне тәкъдим итү хокукына илебезнең 30 төбәгеннән иң көчле 220 спортчы дәгъва итәчәк. Спортчылар ирек-ле һәм гади стильдә алышачак. Безнең районны алты спортчы, шул исәптән гүзәл зат вәкиле Ләйлә Сибәгатуллина тәкъдим итәчәк.
Районда спорт чараларына әзерлек башланды инде. Сишәмбе көнне район Хакимиятендә оештыру комитеты утырышы үтте, анда Бөтенрусия Билбаулы көрәш федерациясе вице-президенты Рөстәм Зиякаев, Көрәш һәм билбаулы көрәш федерациясенең башкаручы директоры Юнир Ильясов катнашты. Алар оештыру эшчәнлеген тикшерде, ярышларны үткәрү, спортчыларның яшәү һәм туклану урынын тәгаенләде.