Туймазы хәбәрләре
+15 °С
Дождь
Көнүзәк
20 Февраля 2020, 08:00

Ихаталарны челтәр эскәмияләр бизәячәк

“Торак-үткәргечләр хуҗалыгына идарәче компания” җәмгыятенең авария-диспетчер хезмәтендә ел әйләнәсенә эш кайный.

“Торак-үткәргечләр хуҗалыгына идарәче компания” җәмгыятенең авария-диспетчер хезмәтендә ел әйләнәсенә эш кайный. Әмма бу көннәрдә анда гадәттән тыш җанлылык хакимлек итә.
Беренчедән, диспетчер хезмәте эшчәннәре чәчкә орлыклары чәчү, үсентеләр тәрбияләү белән мәшгуль. Шимбә өмәләре башлангач, үсемлекләр идарәче компания карамагындагы йорт ихаталарына күчереләчәк.
Икенчедән, быел диспетчер хезмәте эшчәннәре үзләре челтәр эскәмияләр җитештерә башлаган.
– Бер хезмәттәшебез Сочида ял иткәндә ихата күрке булган матур эскәмияләр күреп кайткан һәм Туймазы ихаталарында да шундыйларны урнаштырырга тәкъдим итте. Сочи шәһәрендәгедән ким булмаган эскәмияләр коеп кую осталары безнең оешмада табылды, – дип аңлатты идарәче компаниянең баш инженеры Лена Низаева.
Беренче челтәр эскәмияләр Комаров урамындагы 28нче йорт ихатасында урнаштырылган инде. Озакламый элекке такта утыргычлар урынына башка ихаталарда да пәйда булачак алар.
Моннан тыш, бүген идарәче компания Бөтенрусия халык исәбен алу чарасы алдыннан урам атамаларын һәм йорт, подъезд саннарын алыштыру-яңарту белән мәшгуль. Ерактан ук күренсен өчен саннар һәм хәрефләр эрерәк итеп язылачак.
Читайте нас