20 февральдә “Родина” мәдәният йортының кече залында “Йөрәк сүзе” телевидение проекты авторы, продюсер, режиссёр Наилә Сәфәргулованың осталык дәресе (“БСТ”) узачак.
Наилә Әбделхәй кызы шигърият яратучыларга телепроект турында бәян итәчәк, уңышка ирешкән һәм җәмгыятьтә танылу яулаган программада катнашучылар белән таныштырачак, репертуар сайларга һәм безнең районда да шундый ук бәйге оештырырга ярдәм итәчәк.
Бу көнне Наилә Сәфәргулованың икенче проекты белән танышу узачак. Ул “Башкорт теле елы” кысаларында оештырылган. Моннан тыш, медицина фәннәре докторы, РФнең атказанган табибы Сәлия Морзабаева “Аек авыл” проектын тәкъдим итәчәк.
Чара 10.00 сәгатьтә башлана.