Туймазы хәбәрләре
+17 °С
Облачно
Көнүзәк
17 Февраля 2020, 06:35

Чиксез мөмкинлекләр хоккее

Туймазыда следж-хоккейчыларның күрсәтмә уены үтте

Бу атнада “Туймазы-Арена”да Уфаның “Башкортстан пиратлары” следж-хоккей (боздагы хоккейның паралимпия төре) командасы уенчыларын каршы алдылар. Безнең шәһәрдә спортның бу төре белән таныш кешеләр күп түгел. Шуңа карамастан, җанатарлар байтак иде. Кемдер уенга кызыксынудан, кемдер сәламәтлеген җуйган, әмма җиңүгә, яшәүгә омтылышын югалтмаган бу кешеләрнең батырлыгы һәм фидакарьлегенә ихтирам йөзеннән килгән иде. Хәбәрчеләребез егетләрнең махсус чаналарга никадәр оста идарә итүен күрде, спортчылар белән аралашты һәм илебездә параспортның бу төре каян килүен ачыклады.
...Уен башланырга 20 минут бар. Следж-хоккейчылар бозга махсус чаналарда чыга. Гәүдәләренең аскы өлеше каешлар ярдәмендә беркетелгән. Кулларында гадәтидән шактый кыска ике кәшәкә. Кәшәкәнең бер башы сугу өчен тәгаенләнгән һәм каурый дип атала, икенче башы – табан – ул спортчыга бозда этенү өчен кирәк.
Команда уенчыларының барысы да инвалидлыкка ия. Кемнеңдер бер аягы юк, бәгъзеләре икесеннән дә мәхрүм. “Пират”ларның 25 яшьлек капитаны Павел Лямин берничә ел элек мотоциклда юл-транспорт казасына тарыган. Хастаханә ятагында уянып киткәч, аягын өздерүен белә. Ул бу вакытта әти булырга җыена һәм сабырсызланып улы тууын көтә. Спортчы нәкъ шул гына төшенкелектән коткарып калды, ди. “Ихтыяр көче булмаган әти баланы бер юньлелеккә дә өйрәтә алмый”, – следж-хоккейчылар командасы капитанының моңа иманы камил.
Уфада параспортның шушы төрен оештыру һәм үстерү буенча клуб тәүге адымнарын дүрт ел элек ясый. Следж-хоккейны башлап оештыручы Алексей Канатниковның тырышлыгы һәм көчле ихтыяры белән моңа ирешелә. Бүген клуб ишекләре сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән, параспортның шушы төре белән җитди шөгыльләнергә теләгән һәркем өчен ачык. Егетләр даими рәвештә төбәк буенча уеннарга чыга, республиканың төрле төбәкләрендә күрсәтмә уен-матчлар үткәрә, балаларны һәм яшьләрне следж-хоккейга җәлеп итә.
Туймазы бозына “Башкортстан пиратлары” өченче тапкыр чыкты. Бу юлы аларның уенын следж-хоккей буенча Русия җыелма командасы тренеры Александр Ларионов күзәтте. Ул илебездә спортның бу төре каян килүе турында бәян итте.
– 2007 елда Русия кышкы Олимпиаданы үткәрү хокукына ия булды, шул исәптән Паралимпия уеннарын да. Спорт төрләре исемлегендә следж-хоккей да бар иде, бу вакытка исә безнең илдә ул бөтенләй булмады. Алай булырга тиеш түгел! – диде Ларионов.
– Кичекмәстән команда оештырырга һәм аны ярышларга әзерләргә карар ителде. Бик күп көч, тырышлык, вакыт сарыф ителде – Паралимпиадада, америкалылардан гына калышып, бүләкле урын яуладык, – дип дәвам итә Ларионов. – Башкортстанда следж-хоккей республика җитәкчеләре ярдәме белән үстерелә. Командагыз яшь, әмма Русия чемпионатларында чыгыш ясый инде. Минемчә, аның киләчәге бар.
Тренерлар следж-хоккейның төп бурычы барыбер тернәкләндерү булуын ассызыклый. Әмма аяксыз егетләрнең бозда җилдерүен күреп, бу параспортның иҗтимагый әһәмияте дә зур булуын аңлыйсың. Бу аларны компьютердан, диваннан аерган һәм шушы кызыксыну-мавыгуы хакына өеннән чыгарга мәҗбүр иткән чара. Тернәкләнү вакытында аларга таләп ителгән физик йөкләнештән кала, следж-хоккей күмәклеккә, бер-берсе белән аралашырга, үзе һәм эргәсендәге кеше өчен җаваплылык тоярга өйрәтә. Алар бозга чыга һәм җиңү яулый, шул исәптән үзләренең куркуын, ышанычсызлыгын, авыртуын җиңә.
Диана Насыйбуллина.
Читайте нас