Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Дождь
Көнүзәк
11 Февраля 2020, 06:55

Яхшы кәеф артыннан йөгер

“Туймазы чаңгы юлы”на кимендә өч мең спортчы һәм тамашачы җыелды

Илебездә чаңгычылар беренче тапкыр күмәк ярышка 1982 елда чыккан. Шул дәвердән бирле “Русия чаңгы юлы” Мәскәүдән Камчаткага кадәр һәвәскәр-спортчылар өчен иң көтеп алынган узышка әверелгән. Шушы чара кысаларында узган шимбәдә районда “Туймазы чаңгы юлы – 2020” ярышлары үтте.
– Үземне белә-белгәннән бирле чаңгыда мин, – ди иң өлкән чаңгычы, 80 яшьлек Ринат Дәүләтбаев. – Элекке елларда моның ише ярышларда үзем 41 ел хезмәт салган химия машиналары эшләү заводы данын яклый идем. Хәзер күбрәк үзем өчен шуам. Чаңгыга көн саен диярлек чыгам: быелгы кышта 600 километрлап уздым инде.
Чак кына читтәрәк ишле гаилә әнисе Елена Якупова өч баласына күрсәтмә бирә: тугыз яшьлек Роман, биш яшьлек Радель һәм күптән түгел дүрт яше тулган Илианага. Аларны стартка төшү алдыннан була торган дулкынлану биләгән, әмма финишка беренче килергә ярдәм итәчәк киңәшләрне игътибар белән тыңлыйлар. Эргәләрендә биш яшьлек Альвина Белалова өчен тутасы җан ата. Әллә туганы шулай илһамландырган, әллә яхшы әзерлеге ярдәм иткән, бу көнне нәни кызчык гомерендә беренче алтын медальгә лаек булды.
Тоташ алганда Туймазы читендәге акланга спорт бәйрәменә өч меңнән артык спортчы һәм тамашачы җыелган иде. Ярышлар төрле яшь төркемнәрендә үтте. Ярышасы ара да төрле иде. Күркәм гадәт буенча, беренчеләрдән булып ярышка ир-ат җитәкчеләр чыкты. Алардан соң чаңгы юлына пенсионерлар, мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр төште.
Бу ярыш нәрсәсе белән үзенчәлекле соң? Анда җенес, яшь, гражданлык буенча бернинди дә чикләүләр каралмаган. Бары тик һава торышы гына комачауларга мөмкин иде. Әмма быел ул сәламәт тормыш тарафдарларын кояшлы салкынча көн белән сөендерде.
Спортчыларны һәм тамашачыларны чәмләндереп, көн дәвамында алар алдында иҗат коллективлары чыгыш ясады, 48нче янгын сүндерү бүлеге эшчәннәре тәмле карабодай боткасы белән сыйлады.
Җиңүгә килгәндә – катнашучыларның алсу йөзләре, ничәнче урын яулавына карамастан, шатлыктан балкыды. Мәсәлән, 52 яшьлек ирле-хатынлы Әлфия һәм Раил Садретдиновлар бергә килгән, әмма һәркайсы үз предприятиесе өчен чыгыш ясады.
– Сез көндәшләр, димәк! – дип чәмләндереп җибәрәсем килде аларны. – Берегез җиңеп, икенчегез медальсез калса, мөнәсәбәтләр ачыклаячаксызмы?
– Анысы өйдә күренер! – дип көлде гаилә пары.
Аннары бирегә медаль артыннан гына килмәүләрен, яхшы кәеф һәм уңай хис-тойгыларга тиенүләрен белдерде алар.
Читайте нас