Туймазының Әгертамак төбәгендәге автомобиль күпере 2018 елда төзелә башлады. Ният иткәнчә, ул шәһәрне һәм меңләгән туймазылы яшәгән яңа төбәкне тоташтырырга тиеш иде. Әлегә исә шәһәргә урау юлдан йөрергә туры килә.
Әмма былтыр билгесез сәбәпләр буенча объект төзелеше тукталды.Төзелеш, ниһаять, кайчан тәмамланачак дигән сорау белән Әгертамак халкы республика Башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать итте.
"Объект былтыр ел ахырында тапшырылырга тиеш иде, әмма әлегә төзелеш туктатылды. Эш күләменең 20 процентлабы гына башкарылган. Озакламый яз – балаларыбыз мәктәпкә кабат ләмгә бата-чума йөрергә мәҗбүр булачак. Күперне төзү эше кайчан тергезеләчәк?" – дип сорый төбәк халкы.
Район Хакимиятендә хәбәр итүләренчә, күперне проектлаучы җаваплы оешма хата җибәргән, шуның нәтиҗәсендә проектның техника һәм смета өлешенә кабат экспертиза кирәк. Уңай нәтиҗә килеп ирешү белән төзелеш дәвам итәчәк.