Туймазы хәбәрләре
+11 °С
Облачно
Көнүзәк
6 Февраля 2020, 06:55

Февральдән федерация ташламаларыннан файдаланучыларның җәмәгать ярдәме акчасы арттырылды

Февральдән федерация ташламаларыннан файдаланучыларның җәмәгать ярдәме акчасы арттырылды

Шушы елның 1 февраленнән федерация ташламаларыннан файдаланучылар: Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм яугирләре; төбәк сугышлары ветераннары; камаудагы Ленинградта яшәүчеләр; һәлак (вафат) булган сугыш инвалиды; Бөек Ватан сугышында катнашучының һәм төбәк сугышлары ветераннарының гаилә әгъзалары; фашист концлагерьларының элекке балигъ булмаган тоткыннары; I, II, III төркем инвалидлары һәм инвалид-балалар; радиация тәэсиренә дучар булган кешеләр һәм башкалар өчен айлык акчалата ярдәм акчасы 3 процентка индексацияләнде.
Индексация күләме 2019 елгы инфляция күләменнән чыгып билгеләнгән.
Айлык акчалата ярдәм исәбенә кергән җәмәгать хезмәте тупланмасы да
3 процентка индекслана. Закон буенча ул хезмәтләтә яки акчалата бирелә.
1 февральдән тупланманың тулы акчалата нисбәте бер айга 1155,06 сумга җитте.
Индексланганнан соң җәмәгать хезмәте исемлеге менә шулай булачак:
дару препаратлары, медицина эшләнмәләре һәм инвалид-балалар өчен дәвалау туклануы ризык-лары (акчалата – бер айга 889,66 сум);
төп авыруларны профилактикалау өчен санаторий-курортта дә-валануга юллама бирү (акчалата – бер айга 137,63 сум);
дәвалану урынына шәһәр яны тимер юл транспортында яки шәһәрара транспортта түләүсез бару һәм кире кайту (акчалата – бер айга 127,77 сум).
Читайте нас