Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Облачно
Көнүзәк
6 Февраля 2020, 06:50

Безгә кар афәте янамый

Таләп ителсә, юл хезмәтләре тәүлек әйләнәсенә эшләячәк

Метеорологлар мәгълүматлары буенча, ел башыннан нормадан 60 процентка артык кар яуган. Гыйнварда кар ике генә көн яумаган. Февральне дә явым-төшемсез дип булмый: 3 февральдә тәүлек эчендә 5,3 см, 4есе – 1,6 см, 5 февральдә 1,8 см калынлыгында кар яткан.
Әмма шәһәр халкы, аеруча үзәктә яшәгәннәре, кар күплеген сизмәгән: җылыту сәбәпле, ул тиз эрегән, калганын исә “ДорСтрой” җәмгыяте хезмәткәрләре вакытында чистартып, махсус полигонга чыгарган.
– 31 декабрьдә без эштән кичке сәгать җидедә кайтып киттек, – дип сөйли предприятиенең баш инженеры Фәрит Шәфыйков. – Икенче гыйнварда исә безнең техника кабат эшкә кереште һәм Яңа ел яллары дәвамында эшләде. Алар хәзер дә тик тормый – шәһәр урамнары буенча грейдерлар, тракторлар, төягечләр йөри.
1 гыйнвардан без яңа форматта эшлибез. Безнең барлык техника да “Глонасс” системасы белән тәэмин ителгән. Бу предприятие диспетчерына аларны онлайн режимда күздә тотарга һәм эш барышын көйләргә мөмкинлек бирә. Шулай ук төнге кизү тору оештырылган, аның барышында төнгә өч тапкыр урамнар, шул исәптән, автобус маршрутлары, юл кичүләре, тоннель тикшерелә.
Районда хәл мөшкелрәк – анда явым-төшем күбрәк, автотрассалар да озынрак. Тоташ алганда 432 километр озынлыктагы юлларны кардан арчу өчен “Башкиравтодор” җәмгыяте филиалы – Туймазы юл ремонтлау-төзү идарәсе эшчәннәре кар мул яуган чорда икешәр смена эшли.
Җылыткан чорда кардан арчыганнан соң юлга тоз эремәсе сибелә, бу ялгашлар хасил булудан арындыра. Суытканда трассага ком-тоз катнашмасы сибелә. Сәрән, Кандра, Московка, Япрык авыллары янында аеруча мәшәкатьле, анда юлчыларга юлга салган көрттән арынырга туры килә.
– Кайвакыт көртне ерып чыгалмагач, басу аша яңа автотрасса ачкан чаклар да булды, – дип сөйли Туймазы юл ремонтлау-төзү идарәсе җитәкчесе Раил Хаҗиев. – Моңа юл куймас өчен, без район Хакимиятенә мәшәкатьле урыннарда кардан саклаучы “тере” полосалар булдырырга – анда ылыслы агач һәм куаклар утыртырга тәкъдим иттек.
Ихата биләмәләре – идарәче компанияләр карамагында, аларны кар һәм боздан компания хезмәткәрләре арындыра, бина түбәләреннән боз сөңгеләрен бәреп төшерә, җәяүлеләр сукмакларына таймасын өчен ком-тоз сибә.
Читайте нас